Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Имтиханнар таулар артында түгел

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор якынлаша. Быелгы имтиханнардагы тәртипләр белән таныштыруны сорап без мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишинага мөрәҗәгать иттек. - 2016 елда бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен унберенче сыйныф укучылары гаризаларын 1 февральгә кадәр үзләре белем ала торган мәктәпкә тапшырырга тиеш. Тугызынчы сыйныфлар нинди фәннәрдән имтихан бирәсен...

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор якынлаша. Быелгы имтиханнардагы тәртипләр белән таныштыруны сорап без мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишинага мөрәҗәгать иттек.

- 2016 елда бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен унберенче сыйныф укучылары гаризаларын 1 февральгә кадәр үзләре белем ала торган мәктәпкә тапшырырга тиеш. Тугызынчы сыйныфлар нинди фәннәрдән имтихан бирәсен 1 мартка кадәр билгели ала.

Имтихан тапшырасы фәнне бары җитди сәбәп аркасында республика дәүләт имтихан комиссиясе карары буенча гына үзгәртеп була.

Быелгы уку елында БДИ ике этапта узачак. Июньдә билгеләнгән көнне җитди сәбәпләр аркасында (мәсәлән, халыкара яки илкүләм ярышларда катнашу, санаториядә дәвалану һ.б.) тапшыра алмаучылар имтиханны алдан бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, урта белем турында аттестат алу өчен 11 нче сыйныф укучыларына мәҗбүри ике фәннән: рус теле һәм математикадан сынау тотарга кирәк.

9 нчы сыйныфлар өчен дә имтиханнар ике чорда үткәрелә: алдан -апрельдә һәм төп - майда. Алар мәҗбүри дүрт: рус теле, математикадан һәм үзләре теләгән тагын ике фәннән сынау тотачак.

Узган елларның чыгарылыш укучыларына 2016 елның 1 февраленә кадәр үзләре яшәгән җирлектәге мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.

Имтиханнар тапшыру буенча сораулар туса, 7-01-03, 7-59-93 телефоннары буенча Азнакай мәгариф идарәсе яки 8 (843) 294-95-05 телефоны буенча ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы «кайнар линия» телефоннарына дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә эш сәгатьләрендә шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Имтиханнар таулар артында түгел