Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иминлегебез үзебездән тора

Кызганычка каршы, салкын кыш айларында янгын чыгу очраклары арта төшә. Бу аңлашыла да, салкыннар башлануга, халык мич, электр җылыту приборларыннан файдалана башлый, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре еш бозыла, янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү дә күп вакытта аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Ел башыннан район территориясендә 36 янгын чыгу очрагы...

Кызганычка каршы, салкын кыш айларында янгын чыгу очраклары арта төшә. Бу аңлашыла да, салкыннар башлануга, халык мич, электр җылыту приборларыннан файдалана башлый, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре еш бозыла, янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү дә күп вакытта аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Ел башыннан район территориясендә 36 янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Шушы көннәрдә Азнакай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары, халыкны социаль яклау хезмәткәрләре белән берлектә, Кәкре Елга, Балтач һәм Туйкә авылларына профилактик рейдка чыктылар. Тикшерү барышында аеруча янгын куркынычы булган өлкән яшьтәгеләр, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, инвалидлар яшәгән гаиләләргә аеруча зур игътибар бирелде. Мондый гаиләләрдә янгын чыгу куркынычы бигрәк тә кышкы чорда арта.
- Моңа газдан, мичтән, җылыту приборларыннан дөрес файдаланмау, гомумән, гражданнарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәве сәбәп була, - ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече Равил Хөсәенов. - Алдагы рейд барышында бер йортта электр челтәре һәм башка җайланмаларның бик нык тузганлыгы ачыкланган иде. Кисәтү ясагач, тиз арада яңартып куйганнар. Әмма арада кисәткәнне дә, яхшылап аңлатканны да санга сукмыйча, битараф кала бирүчеләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламаучылар саны бихисап. Ә бит моның белән алар үзләрен дә куркыныч астына куялар.
Беркемнең дә гомер буе тырышып җыйган мал-мөлкәтен бер минут эчендә югалтасы килми. Иминлегебез, саулыгыбыз үзебезнең кулда икәнен истән чыгармасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иминлегебез үзебездән тора