Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илсөя Галиева: "Актив тормыштан туктау - яшәүдән туктауга тиң"

Гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлаган, лаеклы ялга чыккач та районның ветераннар советында җаваплы сәркатип вазифасын башкарган, "Супер әби", "Ел хатын-кызы" бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулаган Илсөя Галиеваны район чараларында, ветераннар белән очрашуларда, я булмаса урамда гына күрсәм дә, һәрчак аның тыйнаклыгына, пөхтәлегенә, мөлаем карашына игътибар итми калмыйм. Әйтәсе килгәнен...

Гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлаган, лаеклы ялга чыккач та районның ветераннар советында җаваплы сәркатип вазифасын башкарган, "Супер әби", "Ел хатын-кызы" бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулаган Илсөя Галиеваны район чараларында, ветераннар белән очрашуларда, я булмаса урамда гына күрсәм дә, һәрчак аның тыйнаклыгына, пөхтәлегенә, мөлаем карашына игътибар итми калмыйм. Әйтәсе килгәнен ипләп, җайлап кына ирештерер, хәтере калган чакларда берәүгә дә күтәрелеп бәрелмәс. Көлгәндә күзләренә кадәр елмая кебек. "Супер әби" бәйгесендә "Назлы әби" номинациясе дә нәкъ менә аның образыннан чыгып уйланылгандыр төсле.

...Илсөянең бала чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Фашистлар илебезгә басып кергәндә 3-4 көнлек кенә сабый була әле ул. Укытучы гаиләсендә туган бала кечкенәдән әнә шулай тәрбияле, ипле, җаваплы булып үсми нишләсен. Ачлык, ялангачлык, җитмәүчелекне күргән буын вәкиле дә ул. Педагог эшчәнлеген 1964 елда балалар бакчасында тәрбияче булып башлый, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Әйтүе генә ансат: 40 ел педагогик стажның 26 елы ачы язмышка дучар булган ятим балалар арасында үткән. Алар янәшәсендә нәкъ менә Илсөя апа кебек балалар яраткан, ипле, сабыр холыклы, көчле рухлылар гына кала аладыр.

-1999 елны, инде эштән туктагач, бермәл югалып калдым, минем өчен актив тормыштан туктау яшәүдән туктау белән бер булды, - дип сөйли ул. Һәм менә шул күңел алгысынуы аны җиңен сызгандырып җәмәгать эшчәнлегенә алып кереп китә дә. Чал тарихлы "Хәтирә" ансамблендә аны бик сөенеп каршы алалар. Район ветераннар советында инде 10 елдан артык актив әгъзаларның берсе ул. Нинди генә чараларга өлгерми дә, ниләр генә башкармый алар: район тамашачысы, картлар йортында тәрбияләнүчеләргә әледән-әле куелып торган концертлар, һәртөрле сәнгать, иҗат бәйгеләре, мәктәпләрдә патриотик тәрбия сәгатьләре, сугыш ветераннары, сихәтлеге борчып торган чордашларының хәл-әхвәлен белешеп тору, урак, башка мөһим эшләр чорында авыл халкына ярдәм оештыру, ветераннар советы бинасы ихатасын карап-җыештырып, гөлләргә күмү, яшьләр белән чаралар үткәрү, спорт турнирлары, төрле шәһәрләргә, тарихи урыннарга сәяхәтләр... Юк, аларны санап чыгуы да мөмкин түгел.
Илсөя апа гомере буена газетабызның актив хәбәрчесе булды. Аның райондашларыбыз, ветераннар тормышы турында ихластан язылган, күңел җылысы салынган эчтәлекле язмалары укучыларыбызда һәрчак резонанс тудыра, аларга кайтавазлар күп килә.
Менә шундый тынгысыз, тормыш дәрьясында җилкәннәре ныклы ветераннарыбызга ничек сокланмыйсың да, ничек алар белән горурланмыйсың?!
Лиза НУРЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Галиева: "Актив тормыштан туктау яшәүдән туктауга тиң"