Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илнур Сәгыйтов Азнакай яшьләре оешмаларының эшчәнлеген яхшы бәяләде

Үзенең егет чакларын сагынып әнә шулай дип җырлыймы әле сәхнә йолдызыбыз?! Азнакайның бүгенге яшьләренең сагыну-сагышланыр чагы түгел, рәхәтләнеп яшәр, җир җимертеп эшләр, ду китереп күңел ачар мәлләре генә. Шөкер, тел-теш тидермәле түгел үзләренә, барсын да булдыралар. Шушы көннәрдә яшьләр лидерлары коллегиясендә аларның бу сыйфатлары тормышыбызның барча аспектларында чагылыш тапты. Әйтик,...

Үзенең егет чакларын сагынып әнә шулай дип җырлыймы әле сәхнә йолдызыбыз?! Азнакайның бүгенге яшьләренең сагыну-сагышланыр чагы түгел, рәхәтләнеп яшәр, җир җимертеп эшләр, ду китереп күңел ачар мәлләре генә. Шөкер, тел-теш тидермәле түгел үзләренә, барсын да булдыралар.

Шушы көннәрдә яшьләр лидерлары коллегиясендә аларның бу сыйфатлары тормышыбызның барча аспектларында чагылыш тапты. Әйтик, шул ук демографик хәлне аласыңмы: узган ел дөньяга аваз салган 839 баланың 332сенең әти-әнисе бу статуска тәүге тапкыр ирешкән, ягъни әле бик яшләр.

Сүз дә юк, гаиләгә иң беренче нәүбәттә тору урыны, үз почмагы булу да кирәк. Әлеге уңайдан республика программасы кабул ителгән иде. Аның нигезендә районның 606 яшь гаиләсе торак алу чиратында тора. Әмма чираты гына акрын бара шул: 2012 елда нибары бер гаилә фатир алса, 2013тә бу бәхет дүртесенә генә тәтегән.

Ансы, җирлегебездән торганы, ягъни районда яшьләр сәясәте куйган проблемалар уңышлы үтәлеп килә, дип әйтә алабыз. Аларга күңел ачу, аралашу, бер-берләрен табышып кавышу өчен дә уңайлыклар тудырыла. Узган ел шул максаттан яңа микрорайонда Яшләр бакчасы ачылды, Татарстан мәйданында балкып утырган музыкаль-төсле фонтан да аларның яраткан урынына әйләнде. Шунда ук эленгән экранда район хәлләре, иҗтимагый тормыш белән таныша алалар. Быел ишекләрен ачачак "Восток" комплексында да иң беренче чиратта аларның ихтыяҗын канәгатьләндерү күздә тотыла.

Яшьләребез катнашыннан башка бер чара да үтми, дисәк тә ялгыш булмас. Шул ук Универсиада төзелешен аласыңмы, яздан алып көзгәчә үткәрелгән өмәләрнеме, спорт чараларын, егетләрне хәрби хезмәткә озату йолаларын, туристик бәйге-фестивальләр, актуаль мәсьәләләр буенча халык белән анкеталар үткәрү, кызыклы акцияләр, тематик дискотекалар, КВНнар, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында ветераннар белән очрашулар...

Хәер, санап кына бетерерлек тә түгел. "Яшь гвардия"нең дә район тормышында актив кайнап, егетләр-кызларга иҗади ялкын өстәп торуын күрәбез. "Форпост" сафларында җәмәгатьчелек тәртибен саклаучы да алар. Яшьләр оештырган "Ышаныч телефоны" шулай ук халыкта зур ышаныч уятты.

Районның барлык оешма-предприятиеләрендә, 27 авыл биләмәсендә яшьләр оешмалары эшләп килә. Коллегиядә узган елгы эшчәнлеккә хисап тоткан яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов аларның эшчәнлеген яхшы бәяләде.

Бүгенге егет-кызлар тормышка заман күзлегеннән карый. Коллегиядә чыгыш ясаган оешма-предприятиеләр, авыл биләмәләре яшьләр лидерлары озын-озак сөйләп тормадылар, ә бер күрүең яхшырак, дигән принциптан чыгып, эшләренә хисапны слайдларда күрсәттеләр.

Яшьләр лидерлары белән тыгыз элемтәдә эшләгән физкультура-спорт учреждениесе җитәкчесе Рәфис Минниханов егет-кызларның спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы мәсьәләләренә тукталды. Ярышларда активрак катнашырга чакырды.

-Җирлегебездәге яшьләр өчен районда бүген бик күп эшләнә, -диде йомгаклау сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, - Авылда яшәүчеләр өчен дә, әле генә гаилә корган гаиләләрне торак белән тәэмин итү, эшсезлекне киметү һ.б. Соңгы вакытта егетләр-кызларның үз инициативалары белән башлаган акцияләр, иҗтимагый хәрәкәтләрне дә хуплыйбыз. Сезнең янып торган, идеялар ташыган чорыгыз. Яшь чакның кадерен белеп, алга матур максатлар куеп, ялкынланып яшәгез.

Активистларны, аеруча тынгысыз яшьләр лидерларын бүләкләү тантанасы да күңелләргә хуш килде. Мондый игътибар тагын да дәрт, дәрман өсти бит ул. Хуш, егет-кызларыбызда алар алга таба да саекмасын, бу елга да план-бурычлар җитди, ошбу җырдагыча шулай "җилләнеп" яшәргә язсын!

Лиза Нурлыева

Фото УДМ ИК АМР матбугаты хезмәтенеке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илнур Сәгыйтов Азнакай яшьләре оешмаларының эшчәнлеген яхшы бәяләде