Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илгә Җиңү алып кайткан Зәкия Җәләлетдинова серләрен ача

Бөек Ватан сугышында катнашып, илгә Җиңү алып кайткан райондашларыбыз арасында хатын-кызлар да бар. Зәкия Җәләлетдинова батальонның өлкән фельдшеры була. Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм аның урынбасары Дамир Гыйләҗев районыбызның мөхтәрәм ветеранын 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Зәкия унбер балалы гаиләдә алтынчы булып дөньяга килә. 1934 елда...

Бөек Ватан сугышында катнашып, илгә Җиңү алып кайткан райондашларыбыз арасында хатын-кызлар да бар. Зәкия Җәләлетдинова батальонның өлкән фельдшеры була. Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм аның урынбасары Дамир Гыйләҗев районыбызның мөхтәрәм ветеранын 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.


Зәкия унбер балалы гаиләдә алтынчы булып дөньяга килә. 1934 елда җиденче сыйныфны тәмамлагач, Казан медицина политехникумына укырга керә. Комсомол кыз җәмәгать эшләрендә активлыгы белән аерылып тора. Техникумнан соң санитар-табиблар әзерләү курсларында укый.

Аннан соң Сарман районында санитар-табиб булып эшли башлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач хәрби хезмәткә алына һәм Белоруссия фронтына җибәрелә. Фельдшер кызга ниләр генә күрергә туры килми: япь-яшь кенә чордашлары үлемен дә, яралардан сыкранган, гәүдәләре ярым-йорты калган солдатлар, ачы күз яшьләре, җан сызланулары...

Фронттан ул 1946 елда медицина хезмәте лейтенанты дәрәҗәсендә кайта.


Туган ягында башта табиб-эпидемиолог, соңрак санэпидстанция мөдире булып эшли. Тиздән аңа районның сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчесе вазифасын йөклиләр. Район Советы депутаты итеп сайлана, КПСС райкомы Пленумы әгъзасы була.


Зәкия Харис кызының дәрәҗәле бүләкләрен санап кына чыкмалы түгел. Алар арасында - 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы Ордены, "Германияне җиңгән өчен" медале, РФ һәм РТ Сәламәтлек саклау министрлыклары Рәхмәт хатлары һәм күпсанлы Мактау грамоталары...


Почетлы ветеран Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан үткәрелгән парадта катнаша.
1952 елда ул үзе кебек фронт юлларын узган Һади Җәләлетдинов белән гаилә кора. Бәхетле тормышта кызлары Зәрия, Алсу туа. Икесе дә югары уку йорты тәмамлап, тормышта үз урыннарын табалар.


Зәкия апа олы яшьтә булуына карамастан, әле дә актив тормыш белән яши. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына очрашуларга аны әледән-әле чакырып торалар. Үзенең озын гомерле булуы серен ул әнә шулай тормышны яратуда, авырлыкларны җиңеп яши алуда күрә. Янәшәсендә - өзелеп торган кызлары, якыннары. Ике оныгының, бер оныкчыгының яраткан әбисе ул. Чыннан да, бәхет түгелмени?!


Лиза НУР

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илгә Җиңү алып кайткан Зәкия Җәләлетдинова серләрен ача