Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илбәктә сугыш чоры баларын хөрмәтләделәр

Җиңү көне якынлашкан саен күңелләрне шатлык кына түгел, югалту, газаплар ачысына күмелгән сагыш-моң да биләп ала. Ваемсыз балачакларын сугыш урлаган буынның да һәр яз саен бу сагыш-моң, күкрәктә калган ядрә ярчыгы кебек, җаннарын өзеп-телеп сыкрата. Советлар Союзы герое Әкрәм Вәлиевне биргән Илбәк авылында да сугыш михнәтен нәни җилкәләрендә татып, өлкәннәр...

Җиңү көне якынлашкан саен күңелләрне шатлык кына түгел, югалту, газаплар ачысына күмелгән сагыш-моң да биләп ала. Ваемсыз балачакларын сугыш урлаган буынның да һәр яз саен бу сагыш-моң, күкрәктә калган ядрә ярчыгы кебек, җаннарын өзеп-телеп сыкрата.

Советлар Союзы герое Әкрәм Вәлиевне биргән Илбәк авылында да сугыш михнәтен нәни җилкәләрендә татып, өлкәннәр күтәрә алмастай йөкне күтәреп үскәннәр шактый. Алар өчен Мәдәният йортында бик җылы, матур кичә үтте.

- Олуг бәйрәм якынлашканда сугыш чоры балаларына әз булса да хөрмәт, игътибар күрсәтәсебез килде, - ди әлеге чараны оештыручы китапханәче Гөлүсә Габдрәкыйпова.

Авылдашларының, "Юлдаш" агитбригадасының җыр-моңнары күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерде, күзләргә яшьләр элде.

- Сугыш башланганда миңа унөч яшь иде. Әнә шулай яп-яшь килеш сабан сөрдем. 1945 елны Ярославльгә торф чыгарырга җибәрделәр. Аннан кайткач фермада сыер саудым, соңыннан мәктәптә идән юдым, - ди Мәхдүрә Хәсәнова.

Әтиләре фронтка киткәч, Ленинградтан Илбәккә кайткан Рәсимә Мөхәммәдьяровага әби-бабасы канаты астында үсәргә туры килгән. Әнисен башта урман кисәргә, аннан шәһәрләрне торгызырга җибәрәләр.

- 13-14 яшьтән прицеп артына басып, иген чәчтем. Иртә белән әби эшкә уята, торасы килми, елыйм, - ди Рәсимә апа ул елларны искә төшереп.

Алмаз Исхаковның авылыннан чыгып киткәненә ярты гасырдан артык. Әмма балачак истәлекләре күңеленнән җуелмый:

- Әкрәм абый Вәлиевнең сугыштан кайтканын хәтерлим. Кояшлы җылы көн иде. Тәрәзә төбендә үскән яран гөлләрен күтәреп, халык геройны каршы алырга урамга чыкты. Минем әти сугыштан кайтмады. Туганы Гариф абыйның күкрәк тулы медальләрен сыйпап, сабый бит, кызыкканмындыр инде, шуның берсен булса да бирүен сорадым. "Нык тагылган ул, алынмый", - диде. Мин бу медальләрнең Җиңү белән җаннарга береккәнен үсә төшкәч кенә аңладым.

Илбәк авылына 17 яшендә авыл Советы секретаре итеп билгеләнгән, колхозлар оештыруда катнашып, республикабыз районнарында авыл хуҗалыкларын җитәкләгән Габделхәй Хәбибуллинның улы Феликс бу кичәгә махсус Казаннан кайтып, әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты.

Үзәкләштерелгән китапханәләләр системасы директоры Лилия Мортазина белдерүенчә, Җиңүнең 70 елылыгы уңаеннан мондый кичәләр башка авылларда да үткәрелә.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илбәктә сугыш чоры баларын хөрмәтләделәр