Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илбәккә 50 мең сумлык тренажерлар кайткан

Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк, дигәндәй, авылның да олымы ул, кечкенәме - шул ук юллар да, уты-суы да... һәммәсе кирәк. Илбәк авылы биләмәсе башлыгы Мөнирә Абдулвәлиева да әнә шул фикердә. -Быел гына да Илбәк авыл биләмәсе муниципаль берәмлегенә кергән авылларда 74245 сумлык юл эшләре башкарылды. Кышын аларны кардан,...

Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк, дигәндәй, авылның да олымы ул, кечкенәме - шул ук юллар да, уты-суы да... һәммәсе кирәк. Илбәк авылы биләмәсе башлыгы Мөнирә Абдулвәлиева да әнә шул фикердә.

-Быел гына да Илбәк авыл биләмәсе муниципаль берәмлегенә кергән авылларда 74245 сумлык юл эшләре башкарылды.

Кышын аларны кардан, җәйлектә як-якларын чүптән чистартып тору буенча Азнакай автомобиль юллары идарәсе белән килешү төзелгән иде. Ул тиешенчә үтәлеп килә, ягъни һәр эш вакытында башкарыла. Урамнарны яктыртуга 46682 сум акча тотылды.

Яктырткычларның электрны экономияли торганы куелды. Бу эшләр Илбәк, Тырыш авылларында тәмамланып, хәзер Тарханда алып барыла. "Азнакай" АФ" ярдәме белән Илбәктә су насосы алыштырылды. Хуҗалыкның авылны үстерүдә өлеше зур. Илбәктә мәчеткә нигез салынды, төзү эшләре бара.


Авыл җирлегендә чисталык, һәр җирдә тәртип булдыру игътибар үзәгендәге мәсьәлә. Каты көнкүреш калдыклары махсус билгеләнгән, әйләндереп алынган урынга җыела. Үләт базлары да тәртиптә.

Санитар чисталык өмәләре авыл кешеләре белән дә, бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр белән дә даими үткәрелеп тора. Зиратларны җыештырабыз, юл буйлары чистартылып, чүп үләннәрдән арындырыла, электр баганаларын буйыйбыз. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләргә аеруча әһәмият бирелә.

Илбәк, Ирекле авылларындагы чишмәләр, "Муса" чишмәсе төзекләндерелде. Шәхси йортлар, капка төпләрен чиста, төзек тотуга ел да бәйге игълан итеп, аңа Сабантуйда йомгак ясыйбыз, җиңүчеләрне бүләклибез.


Авыл халкы актив иҗтимагый тормышта яши. Һәр чарада олысы-кечесе бик теләп катнаша. Мисалга "Мәктәбеңә ярдәм ит" исеме астында үткәрелгән республикакүләм акцияне генә алыйк.

Аңа мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар бик теләп кушылды һәм белем йортына шактый гына ярдәм оештырылды. Бәйрәмнәр, чараларны үткәрүдә "Азнакай" агрофирмасы иганәчелек итә.


Җирлегебездә спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җитди әһәмият бирелә. Быел гына да 50 мең сумлык тренажерлар алдык.

Мәктәптә милли көрәш белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган ике мәйданчык эшли. Авыл спартакиадасында катнашып, спортчыларыбыз 100 мең сумлык сертификатка ия булды. Гомумән, авылларда спортка тартылучылар, аның белән шөгыльләнүчеләр күп.

Сәламәт тәндә -сәламәт рух. сихәтлек, күңел көрлеге булса тормышлар да, эш тә яхшы барыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илбәккә 50 мең сумлык тренажерлар кайткан