Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Илһам Садриев һәр эшне төгәл оештыруы белән районга үрнәк
Газетабызның олуг юбилее җитеп килгәндә үземнең гасырга якын юлымдагы журналистлык сукмакларына кабат кайтып килгәндәй булам. Кемнәр белән генә очрашып, нинди генә язмышлар күрелмәгән, газетада эшләү еллары минем өчен үзе бер тарихи сәхифә. Әлеге фотосурәт тә, еллар кайтавазы булып, күңел хатирәләрен яңартты. Ул чорларда кыр эшләре кызган вакытта безнең газетачылар еш...
Газетабызның олуг юбилее җитеп килгәндә үземнең гасырга якын юлымдагы журналистлык сукмакларына кабат кайтып килгәндәй булам. Кемнәр белән генә очрашып, нинди генә язмышлар күрелмәгән, газетада эшләү еллары минем өчен үзе бер тарихи сәхифә.
Әлеге фотосурәт тә, еллар кайтавазы булып, күңел хатирәләрен яңартты. Ул чорларда кыр эшләре кызган вакытта безнең газетачылар еш кына авыл эшчәннәренең хезмәтен яктыртырга десант булып төшәләр иде. Бүген мин ул чакта, ягъни узган гасырның 80 нче елларында Бөтенсоюз социалистик ярышында югары күрсәткечләргә ирешкән, унынчы бишьеллыкның икътисади һәм социаль үсеше планын уңышлы үтәгәне өчен КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы һәм дипломы белән бүләкләнгән "Марс" колхозы эшчәннәре янында булуыбыз хакында сөйлисем килә.
Язгы чәчүнең кызган чагы. Һәр эшне төгәл оештыруы белән районга үрнәк бригадир Илһам абый Садриев безне, журналистларны, берсеннән-берсе матур басулары буйлап алып китте. Туган җиренә җаны-тәне белән бирелгән игенче, техника остасы иде ул. 1968 елда элеккеге колхоз кадәр бригаданы аңа тапшырырга ниятләгәннәрен белгәч, каршы килмәкче дә була. Остазы Кәрам Заһидуллинның сүзен тыңлап дөрес эшләде Садриев: шул елларда ук бригадир һәркем өчен үз кешегә, кирәк чакта киңәшчегә, ярдәмчегә, тәрбиячегә әверелде.
Ул беренче көн белән генә түгел, алга карап яшәргә кирәклеген тоеп, кичке мәктәптә укый һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумын читтән торып тәмамлый.
- Китап белән никадәр дус булсаң, тормыштагы офыкларың киңрәк ачыла. Син кешеләр күңеленә ачкыч, алдагы мәшәкатьләрне җиңү юлларын табасың, - дигән сүзләре бүгенгедәй хәтердә.
Ә шул елны алдынгылар слетында район күләмендә беренче урынга чыккан өчен бригадага КПСС райкомы, район Советы башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы эшчәннәре профсоюзы райкомының күчмә Кызыл Байрагы, Диплом тапшырылды.
Әлбәттә инде газетабызның алдагы санында бригадир Садриевның эш тәҗрибәсе район күләмендә үрнәк итеп тасвирланды.
Ә Кәкре Елга игенчеләре бригадирлары Илһам Садриевның эшен лаеклы дәвам итеп, якты истәлеген изге итеп саклыйлар.
- Әти-әни безне, балаларын укытып, лаеклы тормышка аяк бастырдылар, аларга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәң дә аз, - дип искә ала табибә булып эшләүче кызлары Раушания Ильясова.
Ә бу фотосурәттә үзе кабаттан төзәтеп ясаган куәтле "УАЗ" автомашинасында Илһам Садриевны журналистлар десанты арасында күрәсез.
Әсгать Сәгытдинов, матбугат ветераны. Сәпәй авылы.
Редакциядән: газетабыз ветеранының бүген туган көне. Аңа сәламәтлек, озын гомер, иҗат уңышлары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев