Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Икмәк булса, җыр да була

Көзге кыр эшләрен тәмамлап, тир түгеп җыеп алган уңышны урнаштыргач, авыл хезмәтчәннәре бераз "тын ала". Бу көннәрдә районыбыз авылларында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан "Уңыш - 2012" бәйрәмнәре үтә. Узган атнада "Корбанов И.В." КФХ фидакарьләре бәйрәм итте. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА -...

Көзге кыр эшләрен тәмамлап, тир түгеп җыеп алган уңышны урнаштыргач, авыл хезмәтчәннәре бераз "тын ала". Бу көннәрдә районыбыз авылларында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан "Уңыш - 2012" бәйрәмнәре үтә. Узган атнада "Корбанов И.В." КФХ фидакарьләре бәйрәм итте. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

- Кечкенә генә булса да, сезнең хуҗалык районда алдынгылар рәтендә бара, игенчелектә дә, терлекчелектә дә югары хезмәт уңышлары белән сөендерәсез. Бу сезнең тырышлык, көнне -төнгә ялгап, булсын дип эшләү нәтиҗәсе, - диде Марсель Зөфәр улы авыл фидакарьләрен тәбрикләп. Һәм ул табыннарыбызны мул ризык белән тәэмин иткән хезмәткәрләргә барлык район халкы һәм шәхсән үзе исеменнән олы рәхмәтен белдерде. Аның теләкләренә хуҗалык җитәкчесе Илгиз Корбанов, Сарлы авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов, районнан хуҗалыкка беркетелгән җитәкче Рәфис Минниханов та кушылды.
Хезмәт алдынгыларын бүләкләү - бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләре булды. Муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллин терлекче Зөлфия Фаздалова, механизатор Илгизәр Ганиевка намуслы хезмәтләре өчен район хакимиятенең Мактау грамоталарын, ә хуҗалык управляющие Дамир Миңнехановка "Районның 80 еллыгы" юбилей медален тапшырды.
Ә хуҗалык чын мәгънәсендә зур уңыш-ларга ирешә. Урып- җыю эшләрен уңышлы башкарып чыкканнар. Гектарыннан уртача 25 әр центнер уңыш алганнар. Фермер терлекләрнең баш санын арттыруга зур игътибар бирә. Мөгезле эре терлек узган елгы белән чагыштырганда 80 башка арткан. Терлек азыгын да мулдан (бер баш шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлеге) хәзерләп куйганнар. Көнлек савым узган елгыдан ике тапкырга артып киткән.
Хуҗалык уңышлы эшләгәч, керем дә бар, авыл да яши. Иң әһәмиятлесе: авыл кешесенә эш бар. Эш булгач, яшьләр дә авылда кала, гаиләләр барлыкка килә. Бүләклеләрнең иң зур куанычы бу: авылны саклап калалар. Фермер юкка гына иң беренче эш итеп мәчеткә капиталь ремонт ясатмагандыр. Мәчете булган авылда, иман бар. Бүгенге көндә исә яшь гаиләләрне куандырып, җиң сызганып балалар бакчасын төзекләндерү эшенә керешкәннәр. Бүләктәге кебек үз авылының матур киләчәге өчен җан атып торучы фидакарьләр күбрәк булса икән ул.
Эшләр матур булып, хезмәт хакларын да вакытында алгач, бәйрәм итүе дә күңелле. Авыл хезмәтчәннәре мул табыннар артында район үзәгеннән килгән "Юлдаш" агитбригадасы артистлары концертын тыңлый-тыңлый, рәхәтләнеп ял иттеләр. Мондый хөрмәт, ихтирамга күңелләре булып, үзләре дә оештыручылар, җитәкчеләргә рәхмәтле калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Икмәк булса, җыр да була