Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Икеле капчыклары аттестатсыз калачак

Икеле капчыкларын элек ничек тә этеп-төртеп, «өчле» куеп булса да чыгырып җибәрәләр иде мәктәптән. Әмма хәзер унберенчеләр генә түгел, тугызынчылар да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырганда гына кулларына өлгергәнлек аттестаты ала ала. Кызганычка каршы, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышларында укырга теләмәүчеләр белән дә очрашырга туры килә. - Үземә җитәрлеген алдым...

Икеле капчыкларын элек ничек тә этеп-төртеп, «өчле» куеп булса да чыгырып җибәрәләр иде мәктәптән. Әмма хәзер унберенчеләр генә түгел, тугызынчылар да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырганда гына кулларына өлгергәнлек аттестаты ала ала.

Кызганычка каршы, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышларында укырга теләмәүчеләр белән дә очрашырга туры килә.

- Үземә җитәрлеген алдым инде, йөк бушатыр өчен артык белем кирәкми, - дип ачыктан-ачык белдерүчеләр дә бар.

Уку елы башыннан 36 көн мәктәпкә аяк та басмаган бу егет. Ә бит тугызынчы сыйныфта укый, иң җаваплы елы.

- Илебездә гомуми урта белем алу мәҗбүри. Тугызынчы сыйныфтан соң ул аны һөнәр көллиятендәме, техникумдамы, кичке мәктәптә аламы - монысы үз ихтиярында. Баланың укуы өчен иң беренче чиратта ата-аналар җаваплы һәм алар аның мәктәпкә йөрүен тәэмин итәргә тиешләр, - ди комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев.

Уналты яшендә дүртенче сыйныфтан ары китә алмаучы да бар. Кызының төп мәктәп программасын тарта алмавын күрсә дә, әни кеше аны махсус мәктәпкә бирүгә каршы килгән, хәзер инде анда бирер яше дә чыккан.

- Мондый ата-аналар бик ялгыша. Актүбәдә һәм Азнакайда 8 нче төрдәге специальләшкән мәктәпләр бар. Алар җиңеләйтелгән программа буенча укыта. Биредә кызлар тегәргә, аш-су пешерергә, малайлар төзү эшләренә дә өйрәнә. Мәктәпне тәмамлаучыларга һөнәр көллиятләренә юл ачык, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова.

Дәүләт имтиханнарын тапшыру шартлары елдан-ел катлаулануын да онытырга ярамый. Тырышып укыганда һич куркыр урын юк анысы. Ә менә ел буе эленке-салынкы йөреп, дәрестән качу ягын караганнар көне килеп җткәч кара кайгыга бата. Балаң иртән йоклап калмаганмы, мәктәпкә барып җиткәнме, ни өчен бармыйм дип аяк терәп каршы тора - боларга ата-ана битараф булырга тиеш түгел. «Җүнсез!» - дип ачуланып кына мәсьәләне хәл итеп булмый, сәбәпләрен эзләргә, ачыкларга, матди ягын гына кайгыртмыйча, бала белән җылы итеп сөйләшә дә белергә кирәк. Бәлкем аны мәктәптә кыерсыталардыр, бәлкем ул дәрестә барысын да төшенеп бетермидер, бәлкем начар дусларга тарыгандыр…

Тал чыбыгын яшь чагында бөгү яхшырак дигәннәр. Үсеп җиткәч сыек чыбык кебек җил кайсы якка иссә, шул якка аумасын өчен, тәрбияне дә гаиләдә кечкенәдән башлау мәслихәт. Ул чагында комиссия каршында басып кызарырга да, инде ни эшләргә бу бала белән дип аһ орырга да туры килмәс.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Икеле капчыклары аттестатсыз калачак