Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар: “Юксыну” рубрикасы

Якыныңны (әниең, әтиең, сөекле ярың, газиз балаң, җан дустыңмы, хезмәттәшегезме ... ул) мәңгелеккә югалтудан да авыр кайгы юк. Әле яңа гына яныңда йөргән, синең белән серләрен уртаклашкан, шатлыгын-кайгысын бергә уртаклашкан кешең инде юк. Ул мәңгелеккә бакыйлыкка күчте. Күңелдә әйтеп-аңлатып булмаган югалту ачысы, сагыш, әйтелми калган сүзләр, үкенечләр... Әмма, язмышлардан узмыш...

Якыныңны (әниең, әтиең, сөекле ярың, газиз балаң, җан дустыңмы, хезмәттәшегезме ... ул) мәңгелеккә югалтудан да авыр кайгы юк. Әле яңа гына яныңда йөргән, синең белән серләрен уртаклашкан, шатлыгын-кайгысын бергә уртаклашкан кешең инде юк. Ул мәңгелеккә бакыйлыкка күчте. Күңелдә әйтеп-аңлатып булмаган югалту ачысы, сагыш, әйтелми калган сүзләр, үкенечләр... Әмма, язмышлардан узмыш юк шул.

Әнә шундый яңа гына якыннарын югалтып, кайгыдан өзгәләнгән укучыларыбыз безнең редекциябезгә еш мөрәҗәгать итәләр. Мәңгелеккә бакыйлыкка күчкән якыннары турында әйтәсе килгән сүзләре нәни генә "кайгы уртаклашу" текстына сыеп бетә алмый шул. Якыннарының фани дөньяда фидакарь хезмәте, ирешкән уңышлары, күпләргә үрнәк матур тормышы турында язасы, соңрак булса да әйтәсе килгән сүзләрен газета аша җиткереп, кайгысын уртаклашасы килә. Хәер, һәркемнең күңелендә йөрткән үзенең язасы килгән сүзләре бар.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Без Сезнең мөрәҗәгатьләрегезне истә тотып, газетабызда "Юксыну" рубрикасын бирә башлыйбыз. Түләү бәясе 200 сумнан башлап, текстның күләменә карап билгеләнә. Истәлекле фотосурәтләрегезне алып килергә дә онытмагыз! Килегез, сөйләшербез! Кайгыларыбызны бергәләп уртаклашсак, җиңелрәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игътибар: “Юксыну” рубрикасы