Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар! Түбәләрдән кар өеме, боз һәм боз сөңгеләре төшәргә мөмкин!

Көндезге һава торышы температурасы җылы булу сәбәпле өй түбәләрендә һәм кәрнизләрендә озын-озын боз сөңгеләре барлыкка килүгә китерә.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Азнакай районы буенча Баш идарәсе халыкка сак булырга һәм өй түбәләрендә кар өемнәре җыелуга, боз һәм боз сөңгеләренә игътибар итәргә киңәш итә.

Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, түбәндәге киңәшләрне үтәргә тәкъдим ителә:

– кар өеме булган түбәләргә якын бармагыз! Мондый участокларны, корылмалар стеналарына якын килмичә, мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышыгыз;

– кар һәм боз төшү яки түбәне чистарту буенча эшләр башкару турында кисәтүче сигнал тасмаларына, коймаларга игътибарсыз калмагыз. Мондый зонаны читләтеп үтегез;

–  тротуардан барганда, өстә шикле тавыш ишетсәгез, туктамагыз, башыгызны күтәреп, анда ни булганын карап торырга һич ярамый.. Мөмкин кадәр тизрәк стенага елышыгыз.

-бина түбәсендә кар һәм боз сөңгеләре җыелуын күрсәгез – хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итегез;

– балаларга йорт диварлары, сәүдә объектлары янында йөрү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлатыгыз. Әгәр сез куркыныч зонада балалар уйнавын күрәсез икән, аларны куркыныч янавы турында кисәтегез һәм күңел ачу өчен башка мәйданчык табарга киңәш итегез;

– кәрнизендә боз сөңгеләре хасил булган, кар катламы салынып торган биналар һәм корылмалар янында автомобильне дә калдырмагыз;

– түбәдән боз яки кар төшүдән зыян күргән кешене күрсәгез, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Сак булыгыз, бу хакта балаларга да  сөйләгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта түбәндәге номерлар буенча шалтыратыгыз:

- "101» - барлык мобиль элемтә операторларыннан җыелу өчен;

- "112" - ашыгыч оператив хезмәтләрне бердәм чакыру телефоны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев