Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар, Азнакайда кеше югалган! Күрүчеләр юкмы?

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге тумышы белән Томск өлкәсе Стрежевой шәһәреннән булган, моңа кадәр Азнакайда Мәрҗәни урамы, 5 нче йорт адресы буенча яшәгән 1974 елгы Ребров Александр Андреевичны эзли. Ул 16 июль көнне 17.00 сәгатьтә өеннән чыгып китә. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге тумышы белән Томск өлкәсе Стрежевой шәһәреннән булган, моңа кадәр Азнакайда Мәрҗәни урамы, 5 нче йорт адресы буенча яшәгән 1974 елгы Ребров Александр Андреевичны эзли. Ул 16 июль көнне 17.00 сәгатьтә өеннән чыгып китә. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та юк.

Билгеләре: карап торышка 40-45 яшьлек, буе якынча 175 см., ябык гәүдәле, сәңгәрсу күзле, бөдрә кара чәчле, кара сакаллы. Бөкрәебрәк йөри, сул як беләгенә татуировка төшерелгән.

Икенче төркем инвалид, үз исеменә җавап бирми, өченче зат исеменнән сөйләшә.

Өстендә ак куртка (сул ягы белән киелгән), зәңгәр джинсы, аягында көрән ботинкалар булган. Үзе белән рюкзак та алган.

А.Ребров турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган кешеләрнең район эчке эшләр бүлегенә 02 яки 7-30-87 телефон номерлары буенча шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игътибар, эзләү! Күрүчеләр юкмы?