Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелекләр ае

Мәгълүм булганча, районыбызда Өлкәннәр көне уңаеннан айлык игълан ителгән иде. Шушы ай эчендә җирлегебездә шактый игелекле эшләр башкарылды. Данлы юллар үткән, ил иминлеге өчен көрәшкән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл фидакарьләре, хезмәт ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелде, көнкүрешләрендә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Район ветераннар Советының 40 еллык юбилее да шушы чорга...

Мәгълүм булганча, районыбызда Өлкәннәр көне уңаеннан айлык игълан ителгән иде. Шушы ай эчендә җирлегебездә шактый игелекле эшләр башкарылды. Данлы юллар үткән, ил иминлеге өчен көрәшкән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл фидакарьләре, хезмәт ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелде, көнкүрешләрендә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Район ветераннар Советының 40 еллык юбилее да шушы чорга туры килүе белән аеруча истәлекле булды. Югары дәрәҗәдә, зур оешканлык белән үткәрелгән бу бәйрәмгә башкаладан, республикабыз төбәкләреннән мәртәбәле кунаклар килде. ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин белән очрашу өлкәннәребезнең һәм барча азнакайлылар күңелендә уелып калды. Күп кенә тантаналы вакыйгалар үтте: сугыш чоры балалары һәм тыл батырларына һәйкәлләр ачылды, шәһәр үзәген Шәйхетдинов урамы белән тоташтыручы юл файдалануга тапшырылды. СМУ-37, "Универсалстрой", "Татнефтестрой" ярдәме белән район ветераннар советы бинасына яхшы сыйфатлы ремонт ясалды. Менә шушы барлык эшләрне оештырган, олы ярдәм күрсәткән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга һәм аның бердәм командасындагы төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә, ветераннар советы активистларына, мәдәният идарәсенә, үзешчәннәребезгә, Азнакай телерадиокомпаниясе һәм "Маяк" газетасы, "Акчарлак" рестораны коллективларына, бай күргәзмә әзерләгән эшмәкәрләргә, осталарга зур рәхмәтләремне җиткерәм.
Район ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игелекләр ае