Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңүгә омтылу

Нефть резервуарларында кабынып киткән ялкынны сүндерү җиңел мәсьәләләрдән түгел... Чөнки резервуар паркындагы янгыннар җанөшеткеч куркыныч халәт. Нефть парлары чатнап шартлауга китерү сәбәпле, резервуар каплавычын куптарып берничә йөз метрга очырырга мөмкин. Ялкын баганасы кара төтенгә әверелеп, якында гына торган резервуарларга да куркыныч янап болыт-болыт булып һаман өскә үрмәли. Янгын белән көрәшүчеләргә...

Нефть резервуарларында кабынып киткән ялкынны сүндерү җиңел мәсьәләләрдән түгел... Чөнки резервуар паркындагы янгыннар җанөшеткеч куркыныч халәт. Нефть парлары чатнап шартлауга китерү сәбәпле, резервуар каплавычын куптарып берничә йөз метрга очырырга мөмкин. Ялкын баганасы кара төтенгә әверелеп, якында гына торган резервуарларга да куркыныч янап болыт-болыт булып һаман өскә үрмәли. Янгын белән көрәшүчеләргә дә кызуга каршы торучы костюмнарын кияргә туры килә. Янучы резервуар, кайнап торган чәйнек кебек, эчендә булган сыекча ташып, күрше резервуарларга әгәр чәчерәтергә әзер булса, янгын олы масштабта кабынып китәргә мөмкин. Андый хәлләр булмады диярлек түгел, булды хәтта кайнап торган нефть чәчрәу нщтиҗәсендә янгын сүндерүчеләр һәлак тә булдылар.

Резервуарда чыккан янгынны сүндерү, үзенә бик күп көч, сабырлык, осталык һәм дә җиһазландырылган янгын сүндерү техникасын таләп итә. Шуңа да уңышлы гына янгынны юк итү янгын сүндерүче егетләрнең тиз көйле һәм дөрес эш итүләреннән тора.

26 май көнне дә әнә шундый очракта үзләрен сынатмас өчен оештырылган тәгълимәти укуда 2 отряд федераль янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре Азнакай товар паркында очраштылар. Һәр ел үткәрелә торган үзенә бер төрле булган өйрәнүләр, ААҖ "Татнефть" предприятияләрен янгыннан саклаучы егетләрнең үз өстендә эшләп, чын һөнәр ияләре булуларын раслауда булыша.

Алдан уйланып куелган, күләме 5000 кубометр булган, янган резервуарны сүндерергә иң беренче 24 нче янгын сүндерү бүлегенең кизү торган караулы, берничә минуттан соң 87 нче янгын сүндерү булеге килеп җитте. Азнакай янгын сүндерүче егетләр үз эшләрен бик тиз башкарып чыктылар. Һөнәрләренә тугры һәм җаваплы караганлыктан безнең егетләр бер-берсен радиоэлемтә аша ярты сүздән аңлашып янган резервуарны төрле яктан салкынайтырга керештеләр.

Янган резервуарны салкынайтып тору ярты эш, шуңа да аларга ярдәмгә Актүбә, Җәлил бистәсе, Карабаштан килгән янгын сүндерүчеләр якында торган резервуарларны ялкыннан саклауга керештеләр.

Менә күбек ярдәмендә һөҗүм итү чираты да җитте. Янгын сүндерүче пеноподъемник ялкын барлыкка китергән һәм ялкын уртасына бар көченә күбек ташкыны юнәлтә. Пеноподъемник автомобиле операторы эшчәнлеге нәтиҗәсендә, янып торган нефть ялкыны тиз арада кубек мендәре белән капланды.

Чын янгындагыча бу сценарийда булган өйрәнүләрнең азагы "отбой" командасы белән төгәлләнде. Тирләре агып торган янгын сүндерүчеләр бу мавыктыргыч өйрәнүләрдән, узләрендә һөнәренә булган көчле рух тоеп, арып -талып кайтып киттеләр. Янгын сүндерүче һөнәре ялкынга каршы торучы егетләрнең эшләгән гамәлләрендә бик нык чагылыш таба.

Эльвира Сәлимҗанова

24 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүгә омтылу