Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңүгә бер адым

Узган сишәмбедә Татарстан республикасының көньяк көнчыгыш янгын сүндерү подразделенияләре арасында оештырылган олы бәйгедә, Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләренә җинуче исемен яуларга берничә секунд җитмәде. Бу көнне иң оста коткаручылар исемен яуларга Азнакай шәһәренә традициягә кергән бәйге - юл транспорт һәлакәте выкытында коткару эшләре бәйгесендә катнашырга тирә юньннән барлык янгын сүндерү бүлеге...

Узган сишәмбедә Татарстан республикасының көньяк көнчыгыш янгын сүндерү подразделенияләре арасында оештырылган олы бәйгедә, Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләренә җинуче исемен яуларга берничә секунд җитмәде. Бу көнне иң оста коткаручылар исемен яуларга Азнакай шәһәренә традициягә кергән бәйге - юл транспорт һәлакәте выкытында коткару эшләре бәйгесендә катнашырга тирә юньннән барлык янгын сүндерү бүлеге вәкилләре килгән иде.

Юл транспорт һәлакатләре, улем-китем һәм җәрәһәтләнүчеләр саны үсүе буенча, гадәттән тыш хәлләр исемлегендә икенче урынны яулап тора. Янгын бүлекчәләре хезмәткәрләре һәрвакыт юл транспорт һәлакәтенә очраган кешеләр янына беренчеләрдән булып ашыгалар. Юл һәлакәтенә таручыларның тормышы һәм сәламәтлеге нәкъ менә аларның тиз һәм оста эш итүенә бәйле. Ел саен бер Азнакай шәһәре янгын сүндерү бүлеге коткаручылары гына да, унлаган кеше гомерен янчелгән тимер ат кочагыннан йолкып алалар. Коткаручылар бәйгесе, аларның фидакарьлеге һәм үз һөнәрләренең чын осталары икәнен күрсәтү иң югары дәрәжә булып тора.

Юл транспорт һәләкәтенә тарыган Жигули автомобиле һәм аның «хуҗасы» ролен үтәгән манекен бу бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Коткаручы командалар бер-бер артлы янчелгән тимер арасыннан "зыян күрүчене" коткаруга керештеләр. Коткаручыларның максатчан адымнары, кыюлык һәм батырлык курсәтүе, коткару өчен махсус җайланмаларыннан үзәккә үтеп керә торган тимер кискеч тавышлары тамашачы алдында егетләрнең үз эшендә чын һөнәр осталары булып калсалар да, хөкемдарлар коткару эшләре дөрес һәм проффесиональ булуын күзәтчелек иттеләр. Бу бәйге катнашучы өчен дә, тамашачы өчен дә чын җанны өшеттергеч бер мизгел булып торса да, хаталардан, бәйгедә ия булган югары балларны югалтудан котылып булмады, чөнки коткаручының хата ясарга һич хакы юк!

Безнең команда әзерлеге югары бәяләнде. Каравыл башлыгы Ленар Галявов хезмәттәшләренә тиз ара боерык бирә, ә коткаручылар Ильмас Лотфуллин, Ильмас Гатиятуллин, Наил Зәкуанов, Зиннур Хөсәенов бер-берсен ярты сүздән аңлашалар. Җинүчеләр пьедесталында икенче урынны яулаган 87 нче янгын сүндерү бүлеге коткаручылар командасы абсолют җинү яулаган Әлмәт сагы горнизоны командасыннан бер адымга калышса да, алга таба үз көченә булган ышаныч артуын дәлилләде.

Э. Сәлимҗанова,

24 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүгә бер адым