Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңелмәс, тоттырмас коррупция

Түгәрәк күмәч турындагы әкиятне һәрберебез яхшы белә. "Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, синнән дә качам", - дип мактана төп герой. Тамырлары бик тирәннән булган коррупция дә бездән - кешеләрдән, ничәмә гасырлар көлә, һич тә тоттырмый. Аның белән белгәнебезчә, Ленин да, Сталин да көрәшеп караган. Шундый глобаль Октябрь революциясен оештыру,...

Түгәрәк күмәч турындагы әкиятне һәрберебез яхшы белә. "Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, синнән дә качам", - дип мактана төп герой. Тамырлары бик тирәннән булган коррупция дә бездән - кешеләрдән, ничәмә гасырлар көлә, һич тә тоттырмый.
Аның белән белгәнебезчә, Ленин да, Сталин да көрәшеп караган. Шундый глобаль Октябрь революциясен оештыру, Бөек Ватан сугышында фашистларны тар-мар итү күпкә җиңелрәк булган, күрәсең. Коррупция яшәде, булды, бар һәм җиңелергә, бирелергә җыенмый да, киресенчә, тамырларын тагы да ныграк кына җәя бара шикелле. Ул барлык дөньяда, бөтен җир шары буйлап атлый.
Һәр илнең үз көрәш ысуллары. Бездә дә нинди генә алымнар кулланылмый, чаралар уздырылмый, тик тамырны төптән өзеп аталмыйбыз. Әкияттә аждаһаның бер башын өзеп аткач, аның урынына берничә баш үсеп чыга бит, коррупция белән көрәш тә шуңа охшаш.
Коррупция икътисадыбызның барлык тармакларына үтеп керде, дәвалап булмый торган куркыныч чиргә әверелде. Сәбәп нәрсәдә соң? Нигә бу мәсьәләдә алга китә алмыйбыз, бер урында гына таптанабыз. Ә чүп, күпме генә тырышсак та кузгалмый, үз урынында кала бирә. Көрәш чаралары нәтиҗәле түгелме, аларны булдымы - булды, уздымы - узды өчен генә оештырабызмы, законнарыбыз кирәгенчә каты түгелме яки тиешенчә үтәлмиләрме? Бәлки безгә яңа законнар кирәктер, бәлки безгә аерым затларга акча керү чыганагы булган нәрсәләрне легальләштереп, әлеге акчалар ташкынын илебез икътисадын үстерүгә юнәлтергәдер!?
Мәсәлән, хәрби билетларны сатып алуны. Солдат шинелен кияргә теләмәүчеләрдән кергән акча армиядә тиешле шартлар тудырырга җибәрелер иде.
Ришвәтчелеккә аерым тукталу кирәктер, чөнки ул аеруча чәчәк ата. Бу коррупциянең халыкны иң күп җәлеп иткән участогыдыр, мөгаен. Монда инде төп рольләрне барлык катлам кешеләре дә уйный: бае да, фәкыйре дә, җитәкче дә, гади эшче дә, ягъни министр да, гади урам себерүче дә... Моның дәлиле буларак, соңгы көннәрдә зәңгәр экраннардан еш күрсәтелүче Мисыр аэропортына гына күз салу да җитә. Берничә доллар биреп чиратсыз, контроль хезмәтләрен әйләнеп узып, очкычка кереп утыру биредә моңарчы, һәрберебезгә мәгълүм бәла килеп чыкканчы - самолет шартлаганчы гадәти хәл булган.
Димәк, ришвәтнең бер очы үзебезгә килеп тоташа. Үзебез гаепле, чөнки бирәбез, төртәбез. Чынлап та, коррупция ике башлы таяк кебек: бирүчесе булганда - алучысы, алучысы булганда бирүчесе бар. Монда кайсы беренчел икәнен дә әйтеп булмый, тавыкмы, йомыркамы дип бәхәсләшкән кебек төгәл җавап табуы кыен. Кабат бар дөньяны дер селкеткән шартлатуга әйләнеп кайтыйк.
Бер мизгел эчендә 224 кеше гомере өзелде, күпме күз яше, күпме газап... Фаҗиганең сәбәпләре, кайбер фаразларга караганда, чынлап та тиешле контроль булмау сәбәпле очкычка шартлаткыч алып керү булса?! Димәк, ике йөздән артык кешенең гомерен ришвәт рәвешендә бирелгән берничә доллар өзгән булырга мөмкин. Кыскасы, уйланырга җирлек бар, уйланыйк, җәмәгать!
Фото: http://so-l.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җићелмђс, тоттырмас коррупция