Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Идәнне үзем юам!»

Без һәр елны Азнакай халыкны социаль яклау идарәсенә караган «Ак чишмә» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлегебезне ныгытып кайтабыз. Тернәкләндерү үзәге директоры Ландыш Сәетов җитәкчелегендәге хезмәт коллективына сокланып туймаслык. Бу кадәр игелек, миһербанлык, кешелеклелек сыйфатларын кайлардан җыеп бетерделәр икән алар? Авыру кешенең кәефсез, киреләнгән вакытлары еш була, ләкин нинди генә очракта да...

Без һәр елны Азнакай халыкны социаль яклау идарәсенә караган «Ак чишмә» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлегебезне ныгытып кайтабыз. Тернәкләндерү үзәге директоры Ландыш Сәетов җитәкчелегендәге хезмәт коллективына сокланып туймаслык. Бу кадәр игелек, миһербанлык, кешелеклелек сыйфатларын кайлардан җыеп бетерделәр икән алар? Авыру кешенең кәефсез, киреләнгән вакытлары еш була, ләкин нинди генә очракта да хезмәткәрләрнең йөзләреннән елмаю китми. Әнә шул ягымлы карашлары, җылы сүзләре белән дә дәвалыйлар алар. Әллә соң монда шундыйларны гына сайлап алганнармы? Ул аш-суларның тәмлелеге, кыйммәтле рестораннарың бер читтә торсын.

Әллә нинди яхшы санаторийларга да алыштырмас идек без үзебезнең «Ак чишмә»не. Андагы матурлык, андагы хозурлык. Тирә-юнендә нарат, каен урманы. Бераз гына аска төшүгә саф сулы чишмә челтерәп ага. Беренче көнне биредәге саф һавадан башлар әйләнде. Иртә таң белән торабыз да, чишмәгә китәбез. Суында бит, кулларыбызны юып, физкультура ясыйбыз, мәхабәт нарат, каеннарга терәлеп энергия алабыз. Иртәнге аштан соң дәвалану курслары башлана. Аннан соң тагын табигать кочагына. Алтын кояш нурларында төрле төсләргә манылган яфраклар кыштырдый, тирә-юньгә көз, гөмбә исе таралган. Мондый вакытта бүлмәдә ятып була мени? Инвалидларның йөзләрендә елмаю, шатлык. Ә бит, алар арасында нинди генә авырулылар юк. Яман шеш, инфаркт, инсульт, кемнәрнеңдер аягы, кулы юк. Кул-аяклары исән, җир җимертерлек көчкә ия, ләкин адым саен зарланып йөргән, төшенкелеккә бирелгән, түбәнгә тәгәрәгән кайбер сәламәт кешеләр белән чагыштырганда, никадәр ихтыяр көче, тормышны ярату хисе бөркелә бу кешеләрдән.

Менә Мөслимнән килгән бер дустыбыз. Аның ике аягы да юк. Култык таяклары белән сөйрәлеп йөри. Шулай сөйләшеп утырганда, бер апабыз социаль яклау хезмәткәрләре турында сөйли башлаган иде. Кызып китте ул: «Нинди социаль яклау хезмәткәрләре ул. Мин көне буе маташсам маташам, ләкин идәнне үзем юам, ашарга үзем пешерәм», - димәсенме! Авызыбызны ачып карап калдык. Аның бер кайчан да күңелсезләнеп утырганын күрмәдек. Буш вакытларында машинасына утыра да, чыгып китә. Тимер атыннан тирә-юньгә күңелле музыка авазлары гына ишетелеп кала. Менә шуларны күргәннән соң безгә, ике аяклы, куллыларга зарланып йөрү гөнаһ. Инсульт кичергән бер ир-атның сүзләре истә калган. Тотлыга, сүзен бик авыр әйтә. «Миннән дә бәхетле кеше юк», - диде ул. Аңлавы читен, андый бәхетне татыр өчен «шапылдап ауган җиреңнән, аяксыз-кулсыз тырмаша-тырмаша күтәрелергә өйрәнергә кирәк». Мондый көчле ихтыярлы кешеләрне җәлләргә хакыбыз юк. Киресенчә, аларга сокланырга кирәк. Мөмкинлегебез булса, ярдәм кулыбызны сузыйк, игътибарлы, миһербанлы булыйк!

Розалия (Әлмәт), Мәдинә, Нәсимә (Азнакай)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев