Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иҗат кичәләренә бай атна

Шушы көннәрдә район балалар китапханәсендә күренекле әдипләребез Нур Әхмәдиев һәм Марсель Галиевнең иҗат кичәләре узды. Алар берсен-берсе кабатламавы белән үзенчәлекле булды. Балалар өчен шактый китаплар язган, шаян телле, йомры сүзле Нур Гариф улының кичәсен "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 8 нче урта мәктәпнең Фәйрүзә Гатауллина җитәкчелегендәге "Наз" җыр ансамбле...

Шушы көннәрдә район балалар китапханәсендә күренекле әдипләребез Нур Әхмәдиев һәм Марсель Галиевнең иҗат кичәләре узды.

Алар берсен-берсе кабатламавы белән үзенчәлекле булды. Балалар өчен шактый китаплар язган, шаян телле, йомры сүзле Нур Гариф улының кичәсен "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 8 нче урта мәктәпнең Фәйрүзә Гатауллина җитәкчелегендәге "Наз" җыр ансамбле чыгышлары бизәде. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, иҗатында татар теленең нәфислеген, тирәнлеген, сыгылмалыгын ачучы Марсель Баян улы тамашачыларны туган ягыбызның моңсары Миргаяз Шәрәфиев, иҗатташ дуслары - юмор осталары Камил Кәримов, Алмаз Хәмзин, яңа гына дөнья күргән 6 томлыгын нәшер итүдә зур өлеш керткән "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова чыгышлары белән куандырды. Һәм, әлбәттә, ике чара да үзебезнең йөзек кашлары - нәфис сүз остасы Зинфира Кашапова белән җырчы-композитор Ландыш Шәрәфиевадан башка узмады.

Нур Әхмәдиев һәм Марсель Галиевкә дә быел 65 яшь. Ә юбилейлар елын милләтпәрвәр шагыйребез Илдус Гыйләҗев башлаган иде. "Без - 46 нчы елгылар!" - дип күкрәк кагып әйтер хаклары бар аларның. Өчесе дә татар әдәбиятында саллы урын алып тора.

Әлмәт язучылар берлеге рәисе Илүзә Насибуллина:

-Азнакай талантлы як, бөек шәхесләрегез күп. Гадәттә күпкә китсә, чүпкә китә диләр, әмма сезнекеләр бар да чук, - дип бик хаклы әйтте.

Иҗади очрашуда шагыйрьләр сүзләренә язылган популяр җырлар яңгырады; балачак, яшьлек истәлекләре яңарды; дуслар, классташлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният идарәсе, район хакимияте вәкилләре тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.

-Әгәр дә барлык районнарда да китапханәчеләр шулай эшләсә, татар милләте беркайчан да югалмас, - диде Нур абый әдипләребезнең иҗатын барлап, саклап, халыкка җиткереп торучы район үзәк китапханәчеләренә тирән рәхмәтен белдереп.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев