Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң югары уңыш – «Тукай»да

"Тукай" ҖЧҖ районда алдынгы, тотрыклы хуҗалыкларның берсе. Менә быел да иң югары уңышны алар җыйнап алды. Гектарыннан уртача 37 шәр центнер. Тулаем җыем 38693 центнер. Язгы бодай 42 шәр (!) центнер, солы - 33,4, арпа - 30,5. Хәер, тукайлылар мондый югары уңышка күнегеп киләләр инде. Узган ел да уртача 41...

"Тукай" ҖЧҖ районда алдынгы, тотрыклы хуҗалыкларның берсе. Менә быел да иң югары уңышны алар җыйнап алды. Гектарыннан уртача 37 шәр центнер. Тулаем җыем 38693 центнер. Язгы бодай 42 шәр (!) центнер, солы - 33,4, арпа - 30,5. Хәер, тукайлылар мондый югары уңышка күнегеп киләләр инде. Узган ел да уртача 41 әр центнер иген уңышы алганнар иде.
- Иң беренче чиратта үз эшенең чын осталары булган авыл эшчәннәре һәм белгечләрнең уртак, тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу, - ди җәмгыять директоры Габделәхәт Рәфыйков. - Техника алдан ук ныклы хәзерлектә булгач, язгы кыр эшләрен оешкан төстә, дым күп вакытта башлап җибәрдек. Оештыру, чәчү комплексы белән тәэмин итүдә район җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тойдык. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә авыл хуҗалыгын яхшы белгән кеше, чәчүне иртә башлау да аның инициативасы иде һәм без моның белән бик нык оттык. Район җитәкчелеге ярдәме белән урып-җыю чорында бер "Акрос", терлек азыгы хәзерләү өчен "Полесье" комбайннары кайтарылды. Яңа техника белән җитештерүчәнлек югары булгач, эшче көчләргә дә кытлык кимеде, урып-җыю эшләрен үзвакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. "Үземнеке", "булсын", дип берьюлы берничә кешелек эшне башкарырдай тәҗрибәле игенче, терлекчеләрем булганда, кадрлар дип борчылган юк. Фидакарьләребез арасында механизаторлар: Инсаф Мияссәров, Айдар Мияссәров, Ленар Мәрданшин, Мулланур Гайсин бар. Әсгать Бикмөхәммәтов менә ничә еллар инде шәһәрдән килеп ярдәм итә. Инсаф белән бергә алар бөтен ашлыкны суктырып чыкты. Инсаф - "Акрос" белән 21 мең 200, ә Әсгать 20 мең центнер ашлык суктырды. Афәрин,егетләр!
"Тукай"лылар җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык салып куйган, пай җирләре өчен халыкка кирәгенчә ашлык бирелгән, печән, салам белән тәэмин ителгән.
Терлекчелек өлкәсендә дә сынатмыйлар. Бер баш шартлы терлеккә 36,4 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Ул ел ярымга җитәрлек. Дистә ел дәвамында шушы хуҗалык белән җитәкчелек итүче Габделәхәт Гатуф улы запас булганда авырлыклардан чыгу җиңел икәнен яхшы белә. Корылыклы елларда да терлекләр санын саклап кала алдылар. Хәзер дә арта бара. Көн саен дәүләткә 3 тонна сөт озаталар. Сыер савучы Роза Бәширова, Фәйрүзә Гайсина, Зинфира Кашапова алдынгылыкны бирми. Мөгезле эре терлектән кала, сарык та үрчетелә биредә. Район халкына корбанлыкка сарык эзләп әллә кайларга барып йөрергә туры килми. Бу уңышларның нигезендә терлекчеләр Венера һәм Илгиз Хөснетдиновлар, Вячеслав Тимерҗановның фидакарь хезмәте ята.
Биредә җирләрне көздән эшкәртүгә зур игътибар бирелгән. Механизаторлар Нәсим Әхмәтшин, Фәнис Кыямов, Илгиз Нуретдинов сөрү эшләрен үзвакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыккан.
"Киңәшле эш таркалмас", - диләр. Хуҗалыкта җитәкче һәм белгечләрнең уртак тел табып эшләве яхшы нәтиҗәләргә китерә. Бригадир - Марсель Фәизов, ферма мөдире - Җәмил Сафиуллин, агроном Әнис Ибатуллин, инженер Ландыш Хәбибуллин озак еллар тәҗрибә туплаган, үз эшләренең чын осталары.
- Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, хуҗалык эшчәннәренең һәммәсенә дә барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә шулай бер-беребезне аңлап, дус һәм тату яшәргә язсын! - ди Габделәхәт Рәфыйков.
Нәсимә РӘСИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ић югары ућыш – «Тукай»да