Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң яхшы сыйныф җитәкчесе – Надежда Козлова!

27 октябрьдә узган "Ел сыйныф җитәкчесе" район конкурсында 1 нче урынны Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 5 нче "А" сыйныфы җитәкчесе Надежда Козлова яулады. Әлеге бәйгедә район һәм шәһәр мәктәпләреннән барлыгы 21 педагог катнашты. Һәрберсе башта үзенең эшчәнлек алымын яктыртты, ә аннан соң яраткан шөгыле буенча имтихан тотты. Сыйныф җитәкчесенә...

27 октябрьдә узган "Ел сыйныф җитәкчесе" район конкурсында 1 нче урынны Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 5 нче "А" сыйныфы җитәкчесе Надежда Козлова яулады.

Әлеге бәйгедә район һәм шәһәр мәктәпләреннән барлыгы 21 педагог катнашты. Һәрберсе башта үзенең эшчәнлек алымын яктыртты, ә аннан соң яраткан шөгыле буенча имтихан тотты.

Сыйныф җитәкчесенә җаваплы бурыч - укучыларны тәрбияләү йөкләнгән.

-Минем эшем тәнәфескә кыңгырау чыңлау белән тәмамланмый, ә һәрчак дәвам итә. Балаларны дуслашырга, ярдәмчел, игътибарлы, итәгатьле булырга, аларда һәрнәрсәгә кызыксыну уятырга тырышам, - ди Актүбә 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ирина Матвеева. Ул быелгы конкурста 2 нче урынны алды һәм Н.Козлова белән республика этабында районыбыз данын яклаячак.

Сыйныф җитәкчеләре тәрбия процессында нинди генә алымнар кулланмый! Аларның и җади сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Шулай булмаганда, укучыларны ничек кызыксындырмак, яндырмак, үз артыңнан ияртмәк кирәк! Әнә, Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Фәния Мозаффарова башлангычлар белән министрлыкларга кадәр уйлап тапканнар. Министр булгач, һәр бала - мәдәният өлкәсеме, спорт, сәламәтлекме - вазифасын зур җаваплылык тоеп башкара.

Нинди генә бәйгене алма, актүбәлеләрнең ныклы әзерлеге күзгә ташлана. Әйтерсең, иң сәләтле педагогларны Актүбәгә туплаганнар. Надежда Козлованың "САКУРА" программасы үзе генә дә ни тора! Ул балаларның үз-үзен үстерүләренә йөз тотып эшли. 30 ел мәктәптә белем һәм тәрбия биреп, Надежда Ивановна зур тә җрибә туплаган, башкалар белән уртаклашыр алымнары күп. "Мин һөнәрем белән горурланам!" - ди ул һәм шуның белән бар да әйтелә.

Сарлы мәктәбе укытучысы Сәйфетдинова Гөлнараның: "Тәрбия берьяклы гына була алмый", - дигән сүзләрендә дә хаклык ярылып ята. Класс җитәкчесе һәр баланың өендә булып, ул яшәгән мохит белән таныша, нәрсәгә мохта җ икәнлеген ачыклый, проблемаларны ата-ана белән уртага салып хәл итәргә тырыша.

Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф җитәкчесе Ландыш Артемьева исә авыр яшүсмерләр белән эшләүгә басым ясый.

Гомумән, районыбыз педагоглары белән горурланырлыгыбыз һәм балаларыбызның киләчәгенә өметебез бар.

Сыйныф җитәкчеләре конкурсның икенче өлешендә җырга, биюгә, кул эшләренә осталыклары белән дә таң калдырдылар.

Конкурста төрле номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Урманай мәктәбеннән Альбина Шәехова - "Иң шәп сыйныф җитәкчесе", Азнакай 7 нче мәктәбеннән Рәмзия Зарипова - "Йөрәктән йөрәккә", Чалпы мәктәбеннән Роза Хәсәнова "Зирәк ябалак", Азнакай 4 нче мәктәбеннән Айгөл Ибәтуллина "И җади педагог" номинацияләрендә җиңделәр.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев