Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң яхшы профилактика – вакцинация

Белеп тор! Гриппка каршы вакцинация "Сәламәтлек" өстенлекле проект кысаларында, бушлай үткәрелә. Бүгенге көнгә булган барлык вакциналар да стандарт схема буенча кулланыла. Аларның иң кулай вакыты - сентябрь, октябрь, ягъни гадәттә грипп башланган декабрь-гыйнвар чорына кеше организмының иммун системасы ныгып өлгерергә тиеш. Гриппка каршы әлеге төп профилактикадан тыш, сезонлы салкын тию...

Белеп тор!

Гриппка каршы вакцинация "Сәламәтлек" өстенлекле проект кысаларында, бушлай үткәрелә. Бүгенге көнгә булган барлык вакциналар да стандарт схема буенча кулланыла. Аларның иң кулай вакыты - сентябрь, октябрь, ягъни гадәттә грипп башланган декабрь-гыйнвар чорына кеше организмының иммун системасы ныгып өлгерергә тиеш.

Гриппка каршы әлеге төп профилактикадан тыш, сезонлы салкын тию чирләре чорында витаминнар, иммунитетны ныгытучы препаратлар куллану да кирәк. Әмма табиб белән киңәшергә онытмагыз.

Азнакай район сырхауханәсенә сезонлы гриппка каршы вакциналар кайтты. Теләге булганнар өлкәннәр һәм балалар поликлиникасына мөрәҗәгать итеп, прививка ясата ала. Авылларда яшәүчеләргә участок амбулаторияләренә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына барырга кирәк.

Сүз дә юк, грипптан саклану чаралары турында белеп торырга тиешбез. Вакцина ясатылды дип тынычланып калмаска, ә организмны ныгыту ягын да карарга кирәк. Әйтик, салкын тию чирләре башланган бу чорда балаларны саф һавага ешрак алып чыгарга киңәш ителә, чөнки көн буена ябык бинада булу организмны хәлсезләндерә.

Биналарны һәрчак җилләтеп тору мәслихәт, әмма тәрәзә ачык булганда сабыйларны бүлмәдән чыгарып тору урынлы булыр. Моны балалар бакчаларында саф һавада йөргән вакытта, ә инде мәктәпләрдә тәнәфес вакытында эшләсәң яхшы.

Онытмагыз, сәламәтлек үзебезнең кулда. Профилактик чаралар тиешенчә үтәлгәндә, авыруларга юл куелмас.

Роспотребнадзорның Азнакай территориаль идарәсе, "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев