Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Иң яхшы кече шәһәр почтальоны” исеменә Азнакайдан Әлфия Галиева лаек булды

"Татмедиа" ААҖ инде икенче ел рәттән вакытлы матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы почтальоннарны бүләкли. Республика хат ташучылары арасында "Иң яхшы кече шәһәр почтальоны" исеменә Азнакай почтамтының беренче почта бүлегендә эшләүче Әлфия Галиева лаек булды. Ул агымдагы елның беренче яртыеллыгы өчен 341 кешене "Маяк"лы итте. Уңган кешеләр хакында: «Йөгерә-йөгерә эшли»,...

"Татмедиа" ААҖ инде икенче ел рәттән вакытлы матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы почтальоннарны бүләкли. Республика хат ташучылары арасында "Иң яхшы кече шәһәр почтальоны" исеменә Азнакай почтамтының беренче почта бүлегендә эшләүче Әлфия Галиева лаек булды. Ул агымдагы елның беренче яртыеллыгы өчен 341 кешене "Маяк"лы итте.


Уңган кешеләр хакында: «Йөгерә-йөгерә эшли», диләр. Бу сүзләр Әлфия Галиевага да кагыла. Моңа кадәр 30 ел хезмәт дәверен төзүче һөнәренә багышлаган Әлфия апа менә инде ун ел азнакайлыларга хат һәм газета тарата. Җиңел түгел бу хезмәт, әмма Әлфия Галиева аны бар күңелен биреп башкара. Шуңа күрә дә, шәһәрдә матбугатка яздыруда алдынгылыкны беркемгә бирми ул.


- Кешеләрне яратам. Көн саен кешеләр белән очрашу, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү көч-дәрт бирә. Интернет заманында яшәсәк тә, газета-журналларга хаклар әледән-әле артып торса да, вакытлы матбугатка ихтыяҗы булган кешеләр бик күп. Аеруча өлкән яшьтәгеләр укырга ярата. Ил-көн яңалыклары басылган газеталарны алар көнен, сәгатен санап көтә ич! Бу шатлык өләшүгә тиң гамәл, - ди алдынгы хезмәткәр!


Һәр һөнәрнең үз авырлыклары белән беррәттән, үз җиңеллекләре дә була. Әлфия Галиева бүген шәһәрдәге 15 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә.


Басма матбугатны укырга яратучылар азая дибез. Шуны күздә тотып, ел саен подписка планын арттырып үтәп, газета укучыларны иң күп табучы кешедән уңыш серләре хакында кызыксынам.


- Аның сере бик гади: кешене кызыксындыра белергә кирәк. Кеше белән күп аралашкач, аларның нинди өлкә, тема белән кызыксынуын ачыклыйсың. Шуңа карап, матбугат чарасы тәкъдим итәсең. Әлбәттә, моның өчен үзем дә газета-журналларны күп укыйм. Еллар дәвамында район газетасыннан, республика күләмендә нәшер ителүче матбугаттан аерылмаучы тугры укучылар бар.


Хезмәттәшләре Әлфия Галиеваны кешеләр белән җиңел генә уртак тел табучы, актив хезмәткәр дип бәяли.


Республика бәйгесендә җиңеп, акчалата премиягә, бүләк сертификатына ия булу аңа яңа стимул бирә. Агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен ул 284 әбүнәчене "Маяк" газетасына яздырган да инде.
- Бу әле чик түгел, - дип елмая уңган хезмәткәр.


Менә шундый өлгер, тырыш ханым эшли шәһәрнең 1нче почта бүлегендә.


Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Иң яхшы кече шәһәр почтальоны” исеменә Азнакайдан Әлфия Галиева лаек булды