Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү - тымытыклыларда

Спартакиадада гүзәл затлар да актив катнашты «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе инициативасы белән Ватан сакчылары көненә багышлап оештырылган III авыл район спартакиадасы Тымытыкта үтте. Мондый спартакиадалар авыл җирлекләрендә физкультура-спортны үстерү, хезмәткәрләр һәм яшьләрнең ялын оештыру, иң көчлеләр, җитезләрне барлау, спорт белән бәйле традицияләрне саклауга зур этәргеч бирә. Район...

Спартакиадада гүзәл затлар да актив катнашты

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе инициативасы белән Ватан сакчылары көненә багышлап оештырылган III авыл район спартакиадасы Тымытыкта үтте.

Мондый спартакиадалар авыл җирлекләрендә физкультура-спортны үстерү, хезмәткәрләр һәм яшьләрнең ялын оештыру, иң көчлеләр, җитезләрне барлау, спорт белән бәйле традицияләрне саклауга зур этәргеч бирә. Район күләмендә оештырылган бәйге-бәйрәмдә авыллардан 28 команда, ягъни 600 кешенең катнашуы да әнә шул хакта сөйли.

Спорт белән мавыгучыларны, сәламәт яшәү яклы райондашларны котлап район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады. Ул авылларда спортны үстерүнең мөһимлегенә басым ясап, спартакиадаларны ел да үткәрүне гадәткә кертергә чакырды. Бәйгене тантаналы ачу өлешендә яшь буынны физкультура-спортка тартуга гомерен багышлаган спорт ветераннары бүләкләнде. Спорт ярышларында җиңүләр яулаган райондашлар билгеләп үтелде. Әйтик, алар арасында Сабантуйларда көрәшеп, 35 тапкыр тәкәне җилкәсенә салган мәйдан батыры Илдар Мөхәммәтҗанов та бар.

Спартакиада флагын күтәрү хокукы РФнең халыкара спорт мастеры Җәмил Шакировка бирелде. Бәйгенең баш хөкемдары, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм учреждениесе начальнигы урынбасары Рәфис Миңнеханов ярыш шартлары белән таныштырды.

Спортчылар гер күтәрү, армрестлинг, аркан тартышу, ату, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, алкалы хоккей ярышларында көч сынашты. Кем күпме утын яра ала, тиз һәм оста ат җигә -мондый узышлар бәйгегә аеруча дәрт, җанлылык өстәде. Бөтен төр ярышларда да өлкән спортчылар да, спорт белән мавыга гына башлаган яшь-җилкенчәк- мәктәп укучылары да катнашты.

Спартакиаданың җиңүчеләре итеп тымытыклылар танылды. Икенче урында-Урсай авылы командасы, өченчедә-актүбәлеләр. Призлы урыннар алучыларга медальләр, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Гүзәл Тимбакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев