Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң кирәкле белгечлекләр

Бу мәктәпне тәмамлаучыларны гына түгел, күптөрле сәбәпләр белән белгечлеген үзгәртергә мәҗбүр кешеләрне дә кызыксындыра. Теге яки бу һөнәрнең актуальлегенә нәрсә сәбәп соң? Культураара элемтәләр үсеш ала барган саен таләпләр дә үзгәрә. Әйтик, хәзер чит телләр белү өстенлек түгел, ә заман таләбе. Бигрәк тә көньяк телләрен, мисал өчен, кытай телен белсәң...

Бу мәктәпне тәмамлаучыларны гына түгел, күптөрле сәбәпләр белән белгечлеген үзгәртергә мәҗбүр кешеләрне дә кызыксындыра.

Теге яки бу һөнәрнең актуальлегенә нәрсә сәбәп соң?

Культураара элемтәләр үсеш ала барган саен таләпләр дә үзгәрә. Әйтик, хәзер чит телләр белү өстенлек түгел, ә заман таләбе. Бигрәк тә көньяк телләрен, мисал өчен, кытай телен белсәң әйбәт.

-Яңа технологияләр үсештә, бу исә производствода кул хезмәтен киметә.

-Тирә-як мохит торышы һәм сәламәт яшәү рәвеше турында кайгырту.

-Коммуникацияләрнең катлаулануы, бигрәк тә он-лайн элемтәнең әйтеп бетергесез популярлыгы.

-Белгечләргә берьюлы берничә төр мәсьәләне хәл итү, бик күп мәгълүмат белән эшләү таләбе куелу.

Киләчәкне күздә тотып

Тирә-юнебездә һәрчак нидер төзиләр: йортлар, сәүдә һәм сәнәгать үзәкләре, күперләр, юллар... Еш кына бу корылмалар фантастик фильмнардан күренешне искә төшерә. Димәк, квалификацияле инженерлар, архитекторлар, дизайнерлар һәм төзелеш производствосы өчен эшчеләр һәрчак кирәк булачак. Әйдәр кадрлар үзәкләре фаразлары буенча, алдагы берничә елда һөнәрләр рейтингында зур өстенлек төзүче-инженерда. 2030 елга машина төзелеше хезмәткәрләренә, аерым алганда, яңа буын альтернатив транспорт чаралары эшләүчеләр, җитештерүчеләргә хаҗәтлек булыр дип көтелә.

IT -белгечлекләр

Заманча технологияләр чорында IT -белгечлекләрнең популярлыгы шик тудырмый. Web-дизайнерлар, программалаштыруның бүгенге телен яхшы белгән, үзлегеннән өйрәнергә сәләтле система администраторлары, социаль челтәр белгечләре күп өлкәгә кирәк.

Менеджерлар

Менеджер-конкрет бүлек (сату, реклама, кадрлар, җәмәгатьчелек белән эшләү) яки тулаем компания (топ-менеджер) эше өчен җаваплы җитәкче. Алар елдан-ел яңа өлкәләрне яулый. Хәзер инде офис экологиясе буенча, музыка менеджерлары да бар. Әмма сату буенча менеджерлар аерым исәптә. Менеджерлар-белемле, актив кешеләр. Алар клиентлар белән уртак тел таба, тәкъдим итә торган товар-хезмәтләрен яхшы белә, үзләренә әйбәт акчалы эшне кайчан да таба алалар. Карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге һәрчак бар.

Тәрҗемәчеләр һәм лингвистлар

Телләр белүче дә эшсез калмый. Халыкара мөнәсәбәтләр ныгый бара. Азия илләре белән элемтәләр яхшыра. Шуңа күрә дә квалификацияле лингвистлардан европа телләре белән бергә көньяк телләрне белү таләп ителә. Бер генә чит телне белү һөнәр саналмый инде.

Нанотехнологияләр

Фәннең алга китеше хәзерге дөньяның төп чагылышы. Бүгенге көндә нанотехнологияләрне бик күп өлкәләрдә кулланалар: медицинада, сәнәгатьтә, төзелештә... Димәк, нанотехнолог һөнәре киләчәктә иң абруйлы, сорау тудырган һөнәрләрнең берсе саналачак.

Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә, хезмәт базарын өйрәнүче белгечләр укытучы һәм табиб һөнәренең актуальлеге югалмавын белдерә. Футурологлар да үз фаразлары белән уртаклаша. Алар 20 елдан соң виртуаль педагогика белгечләренә хаҗәтлек булыр, наномедик, кеше тәненең ясалма өлешләрен эшләүче белгечлеге дә туарга мөмкин дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев