Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң гыйлемле һөнәр ияләре

Сишәмбе, 28 февральдә, Мәдәният йортында «Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» конкурсының район этабына йомгак ясалды. Бу көнне районның иң яхшы педагоглары хөрмәтләнде. Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев тантананы ачып, бу конкурсның педагогларның сәләтен ачуда һәм һөнәри осталыгын арттыруда зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. Районыбыз мәгариф өлкәсендә 2600 дән артык...

Сишәмбе, 28 февральдә, Мәдәният йортында «Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» конкурсының район этабына йомгак ясалды.

Бу көнне районның иң яхшы педагоглары хөрмәтләнде. Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев тантананы ачып, бу конкурсның педагогларның сәләтен ачуда һәм һөнәри осталыгын арттыруда зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте.

Районыбыз мәгариф өлкәсендә 2600 дән артык педагог тырыш хезмәт куя, шуларның 1500 е - укытучылар һәм тәрбиячеләр. Аларның 24 е РФ Президенты Грантына лаек булды, 69 ы - «Безнең иң яхшы укытучы» Гранты иясе.

Юкка гына видеоэкраннар аша котлауларында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары А.Зиннуров һәм педагогия фәннәре кандидаты, ИРОның педагогика һәм психология кафедрасы доценты И.Богуславская азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя бирмәде. И.Богуславская районыбызны позитив тәрбия территориясе дип атады.

Районның мәгариф хезмәткәрләрен район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сәламләде һәм киләчәк буынга тәрбия-белем бирүдә тырыш хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде.

Залдагылар иң дулкынландыргыч мизгел - җиңүчеләрнең сәхнәгә күтәрелүен түземсезлек белән көтте. Менә алар - үз эшләренә чын күңел биреп, балаларга аң-белем таратучы иң-иңнәр!

Азнакай 7 нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Илһам Сәлифовның исеме күпләргә таныш. Мәктәптә аның җитәкчелегендә алты спорт секциясе эшли. Укучылары баскетбол, кросс, чаңгы ярышлары, каршылыклар аша йөгерү, җиңел атлетика, ориентлашу буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Укытучы үзе дә биеклеккә сикерү буенча Татарстан һәм Россиянең күп тапкырлар чемпионы, җиңел атлетика буенча команда зачетында 2009, 2010, 2011 елларда Россия чемпионы, «Призвание-2011» һөнәри осталык конкурсы гранты иясе.

-Минем өчен һәр укучым кадерле. Үземнең уңышлардан бигрәк аларныкы өчен ныграк куанам, - ди ул.

«Елның сыйныф җитәкчесе» конкурсында Актүбә бистәсе 2 нче урта мәктәбенең технология укытучысы Надежда Козлова зона этабында да призлы 3 нче урынны яулаган. Ул - иң югары квалификацияле педагог, укытучыларның эстетик юнәлештәге методик берләшмәсе һәм мәктәпнең «Оста куллар», өстәмә белем бирү берләшмәсе җитәкчесе. Надежда Ивановнаның укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле проект эшләрендә актив катнаша.

Тәрбиячеләр арасында абсолют җиңүне 14 нче «Чишмәкәй» балалар бакчасыннан Галина Абрамова яулады. Аның педагогик стажы 30 ел тәшкил итә. Эшчәнлегендә мәктәпкәчә педагогиканың төрле алымнарын куллана, киңкырлы шәхес булуы белән үзенчәлекле.

-Күңелем белән һәрчак бала булып кала алуыма шатмын, - ди Галина Юрьевна.

Быел 8 феральдә Зәй шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кызлар күзлегеннән» республика конкурсының зона туры узды. Анда Азнакай 8 нче урта мәктәбенең тарих укытучысы Гүзәл Фәрукшина «Хатын-кыз - ел сыйныф җитәкчесе» номинациясендә җиңеп чыккан. Казанда «Пирамида» үзәгендә узачак йомгаклау турында ул районыбыз данын яклаячак.

Узган ел 1 июньдә «Балалар бакчалары - балаларга» II Бөтенроссия конкурсы старт алган иде. Районыбыздан аңа 7 эш җибәрелде. Конкурста «Балалар бакчасының иң яхшы һөнәрманы» номинациясендә 3 нче урынны яулаган 14 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Җәмилә Ханиева «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Ел укытучысы» конкурсының район этабында 1 нче урынны алган Азнакай 3 нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Римма Тинбакова, 2 нче урынга чыккан гимназиянең информатика укытучысы Альбина Гобәйдуллина, 3 нче призер Азнакай 2 нче урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Гөлназ Сәитова; «Ел тәрбияче» конкурсында 1 нче урынны алган 13 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Кәримова, 2 нче урындагы 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Фәридә Шакирова, 3 нче урынны яулаган 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гарипова да бу көнне йолдыз булып кабынды.

Җиңүчеләр район мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнде. Шулай ук призерларга «Азнакайнефть» идарәсеннән һәм «Лидер-авто» ҖЧҖнән дә махсус призлар тапшырылды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев