Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәзерлеккә имтихан

Ул көнне иртәнге якта ук өйрәнүләрдә катнашучы барлык штатта булмаган формирование әгъзаләре, аларның командирлары, җаваплы кешеләр, күзәтчелек итүчеләр уеннар узасы урынга җыелды. Биредә барлык хәстәрлек чаралары күрелгән: штаб палаткасы куелган, карта-схемалар эленгән. Менә өйрәнүләр башлана. Уен барышында Гадәттән тыш хәлләр командиры вазифасын башкаручы Айдар Галиев (ЦИТС начальнигы) формирование командирларына кыскача...

Ул көнне иртәнге якта ук өйрәнүләрдә катнашучы барлык штатта булмаган формирование әгъзаләре, аларның командирлары, җаваплы кешеләр, күзәтчелек итүчеләр уеннар узасы урынга җыелды. Биредә барлык хәстәрлек чаралары күрелгән: штаб палаткасы куелган, карта-схемалар эленгән.


Менә өйрәнүләр башлана. Уен барышында Гадәттән тыш хәлләр командиры вазифасын башкаручы Айдар Галиев (ЦИТС начальнигы) формирование командирларына кыскача хәлне аңлата:


-Шактый күләмдә күкертле нефть җиргә аккан, шунда эшләүче бер хатын-кыз оператор газга агуланып егылган. Аны тиз арада куркыныч урыннан алып чыгарга, тиешле ярдәм күрсәтергә. Биләмәнең газлану дәрәҗәсен ачыкларга. Нефтьне җыеп алып, тиешле урынга озатырга, урынын чистартырга...
Күрсәтмәләрне башкару эшенә Марсель Шәрипов җитәкчелек итте. Өйрәнүләр ЦКППНның Бирючевка товар паркында барды.


Газланган урынга беренче булып штатта булмаган формированиеләр юнәлде. Алар эшләрен "аңын югалткан" операторны куркынычсыз урынга алып чыгудан башладылар. Аңа беренче ярдәм күрсәтеп, ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаттылар. Урындагы һава фонын тикшерделәр, пычранган биләмә чикләрен билгеләделәр.


Аларны янгын сүндерүчеләр алыштырды. Расчетлар үз эшләрен яхшы белә - күбек ярдәмендә янгын тиз сүндерелде. Өченче төркем калган нефтьне җыю эшенә кереште. Ул арада махсус техника, вакуумлы автоцистерналар, үзбушаткыч машиналар, экскаваторлар, профессиональ берләшмәләр дә килеп җитте.


Биредә эш төгәлләнгәннән соң, автоколонна Зәй елгасындагы 413нче нефть тоткычка юнәлде. Биредә «суга күпмедер күләмдә нефть җәелгән» икән. Килеп җитү белән үк Марсель Шәрипов, командир буларак, үз вазифасына кереште. Командаларны җыеп аңлатканнан соң, расчетларга эшне башларга боерды. Кайсылары шунда ук су өстенә көймә төшерә, икенчеләре нефть җыючы "Скиммер" аппаратын кабыза башлады. Соңгысы ярдәмендә нефть махсус машинага "җыелды". Калганнар суга бондлар сузды.


Команда әгъзаләренең яртысыннан күбесе яңа кешеләр булуга карамастан, расчетлар үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкарды.


...Өйрәнүләр тәмам. Аңа йомгак ясаган күзәтүчеләр "Азнакайнефть" идарәсенең штатта булмаган формированиеләренең үз вазифаларын белеп башкаруларын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәзерлеккә имтихан