Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәзер рөхсәтсез сурәткә төшергән өчен азнакайлылар штраф түлиячәк

1 октябрьдән РФ Гражданнар кодексына күпсанлы үзгәрешләр кертелә. Мәсәлән, кодексның 152.1 маддәсе гражданнарны сурәткә, видеога төшерүгә алуга кагыла. Бүгенге көндә бу бик актуаль мәсьәлә булып тора, чөнки кешеләр төрле видео һәм фотоаппаратлардан актив файдаланалар. Соңыннан ул гражданнарның рөхсәтеннән башка төрле максатларда (интернет, социаль челтәр, порталларга урнаштыралар). Бу исә кешенең намусы,...

1 октябрьдән РФ Гражданнар кодексына күпсанлы үзгәрешләр кертелә. Мәсәлән, кодексның 152.1 маддәсе гражданнарны сурәткә, видеога төшерүгә алуга кагыла.

Бүгенге көндә бу бик актуаль мәсьәлә булып тора, чөнки кешеләр төрле видео һәм фотоаппаратлардан актив файдаланалар.

Соңыннан ул гражданнарның рөхсәтеннән башка төрле максатларда (интернет, социаль челтәр, порталларга урнаштыралар).

Бу исә кешенең намусы, дәрәҗәсе, эшенә кире йогынты ясарга мөмкин.

Яңа закончалык буенча сурәткә алу, видеога төшерү һәм киләчәктә төрле максатларда файдалану гражданның рөхсәте буенча гына башкарыла.

Әмма берничә очракта искәрмә ясала:

- дәүләт һәм җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрендә булса. Мәсәлән, нинди дә булса кешенең фотосурәте хокук саклау максатларында (җинаятьчеләрне эзләгәндә, судта дәлил буларак кулланганда һ.б.), мәгълүмати максатларда (төрле бүләкләр алганда, сайлау алды кампанияләрендә)

- әгәр дә гаражданин ирекле йөрергә мөмкин булган урыннарда (урам, парк, музей, театрда) яки җәмәгатьчелек чараларында (җыелыш, спорт ярышлары, конференция, концерт ) төшерелсә. Әлбәттә, мондый сурәтләр төп файдалану объекты була алмый.

- өченче очрак түләүле максатларга кагыла (мәсәлән, фотомодель, артист).

Әлеге закончалыклар сакланмаган очракта, гаеплеләр гражданлык җаваплылыгына тартылалар, мораль һәм матди зыянны кайтарырга тиеш булалар.

Фото http://russki.istockphoto.com/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәзер рөхсәтсез сурәткә төшергән өчен азнакайлылар штраф түлиячәк