Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хуш, ваемсыз балачак, исәнме олы тормыш!

Әле генә мәктәп бусагасын атлап кергән кебек. Кай арада унбер ел сизелми дә узган! Әнә, олы тормыш юлына озатып, соңгы кыңгырау чыңлый. Юк, туган йортың кебек җанга газиз булып өлгергән белем учагыңнан, әткәң-әнкәң кебек кайгыртучан укытучыларыңнан, яшьтәшләреңнән, бер ваемсыз балачагыңнан аерылуны тоеп, йөрәкләр чыңлый… 23 май - «Соңгы кыңгырау» бәйрәме...

Әле генә мәктәп бусагасын атлап кергән кебек. Кай арада унбер ел сизелми дә узган! Әнә, олы тормыш юлына озатып, соңгы кыңгырау чыңлый. Юк, туган йортың кебек җанга газиз булып өлгергән белем учагыңнан, әткәң-әнкәң кебек кайгыртучан укытучыларыңнан, яшьтәшләреңнән, бер ваемсыз балачагыңнан аерылуны тоеп, йөрәкләр чыңлый…

23 май - «Соңгы кыңгырау» бәйрәме быел район мәктәпләрен тәмамлаучы 366 укучы өчен дә әнә шундый шатлыклы да, моңсу да көн булды.

Шәһәрнең чыгарылыш сыйныфлары үз мәктәпләрендә уздырылган тантанадан соң, гадәттәгечә, сафларга тезелеп, Татарстан мәйданындагы фонтаннан Җиңү һәйкәленә бардылар.

Биредә аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде.

- Имтиханнарны уңышлы тапшырып, күңеләрегезгә хуш килгән һөнәр үзләштереп, Азнакаебызга кайтырсыз дип ышанабыз. Районың киләчәге - сезнең кулда, - дип ул укучыларга хәер-фатихасын бирде.

Якты киләчәк, бүгенге матур тормышыбыз өчен яу кырында башларын салган батыр якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр салынды.

- Мөгаен, бүген һәркем минем кебек дулкынланадыр. Унбер ел буе безнең шуклыкларга түзгән, аң-белем нигезләрен биргән укытучыларыбызга зур рәхмәт. Соңгы кыңгырау алдыннан тормышымда тагын бер зур вакыйга булды - «Чулпан» конкурсында җиңү яуладым. Әле һаман бүләкләү тантанасы тәэсирләре белән янып йөрим, - ди 2 нче мәктәптән Гүзәл Кәлимуллина.

«Соңгы кыңгырау» бәйрәме - олы юлның башы гына. Алда үтә җаваплы чор - дәүләт имтиханнары. Быел медальгә 38 укучы дәгъва кыла. Югары уку йортларына кергәндә элеккеге әһәмиятен югалтса да, медаль тырышып укуның зур әҗере, дәрәҗә булып кала бирә.

Уңышлар һәм хәерле юл сезгә, унберенчеләр!

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуш, ваемсыз балачак, исәнме олы тормыш!