Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хуш киләсең, яңа ел!

Кадерле азнакайлылар, хөрмәтле кунаклар! Узып баручы 2012 ел муниципаль районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга гаять бай һәм уңышлы булды. Ниятләгән барлык планнарыбыз да гамәлгә ашты - төп күрсәткечләр буенча Азнакай муниципаль районы республикада алдынгылар рәтенә чыкты. Күпкатлы йортларга, мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру, башка өлкәләрне үстерүне күздә тоткан федераль һәм республика программалары...

Кадерле азнакайлылар,
хөрмәтле кунаклар!
Узып баручы 2012 ел муниципаль районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга гаять бай һәм уңышлы булды. Ниятләгән барлык планнарыбыз да гамәлгә ашты - төп күрсәткечләр буенча Азнакай муниципаль районы республикада алдынгылар рәтенә чыкты.
Күпкатлы йортларга, мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру, башка өлкәләрне үстерүне күздә тоткан федераль һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырылды. Авыл җирлекләрендә күпфункцияле мәдәният үзәкләре, модульле фельдшер-акушер пунктлары ачылды. Районның 8 торак пунктында су белән тәэмин итү челтәрләре яңартылды. Шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм 350 урынлы урта мәктәпне үз эченә алган укыту-тәрбия комплексы калкып килә. Шәһәр үзәген яңа микрорайон белән турыдын тоташтыручы юлны берничә айда файдалануга тапшыру да шәһәр халкы - җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләр өчен, зур вакыйга булды.
Авыл хуҗалыгы тармаклары да кыска гына вакыт эчендә зур үзгәреш кичерде. Бөртеклеләрдән уңыш җыеп алу буенча республика районнары арасында быел бишенче урынга чыктык. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын, сөт савуны арттыру буенча да алга китеш күренеп тора.
Әлеге уңышларның барысына да азнакайлыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Бездә тырыш, максатчан халык яши. Эшләгән кешене күрә, хезмәтен бәяли белергә, аңа шартлар тудырырга гына кирәк. Бу шулай булсын өчен без, үз чиратыбызда, бөтен көчебезне куячакбыз, барлык мөмкинлекләрне булдырырга тырышачакбыз. Игелекле изге хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Кадерле азнакайлылар, муниципаль районыбыз кунаклары! Сезнең барыгызны да якынлашып килүче 2013 ел белән котлыйм. Ул сезгә ныклы сәламәтлек, тормышыгызга муллык, йортыгызга иминлек, гаиләгезгә бәхет китерсен!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуш килђсећ, яћа ел!