Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәтер – мәңгелек. Абыйның каберен табарга насыйп булмады

Әниемнең Шәех энесе сугышка кадәр тракторда эшләгән. Ә инде сугыш башланып, фронтка алынгач, танкист булган. Дунай елгасын кичкән чакта немец снаряды төшеп, танкка ут каба, сугыш бетәргә нибары бер ай кала абыйның гомере шул мәхшәрдә өзелә. Әни аның бик оста гармунчы, биюче булуын сөйли иде. Бу истәлекләрне ишетеп үскән кечкенә...

Әниемнең Шәех энесе сугышка кадәр тракторда эшләгән. Ә инде сугыш башланып, фронтка алынгач, танкист булган. Дунай елгасын кичкән чакта немец снаряды төшеп, танкка ут каба, сугыш бетәргә нибары бер ай кала абыйның гомере шул мәхшәрдә өзелә. Әни аның бик оста гармунчы, биюче булуын сөйли иде. Бу истәлекләрне ишетеп үскән кечкенә чактан ук батырларча һәлак булган абыемның каберен эзләп табасым килеп йөрде.

Бервакыт шулай район-шәһәр Мәдәният йорты каршында эшләп килгән безнең "Җанашым" халык фольклор ансамбленә Венгриягә халыкара фестивальгә бару бәхете тиде. Мин бу сәяхәткә зур өметләр белән, бик сөенеп кузгалдым, бәлки абыемның каберен күреп кайтырмын, дигән өмет уянды күңелдә.

3 мең чакрымны самолетта үттек, ә сугыш чорында бу араны солдатлар җәяүләп, дошман белән бәрелешләрдә никадәр михнәтләр күреп узган бит! Юл буена әнә шула хакта уйландым. Безнең делегацияне бик җылы каршы алдылар. Каршылаучылар арасында Рәшидә исемле татар ханымы да булып, аннан абыйның каберен эзләүдә ярдәм итүен сорадым, ул риза булса да, изге ният барып чыкмады. Архив документларын алай бик тиз генә табып була торган түгел икән, атташеның да кабул иткән чагына туры килмәдек.

Тәмам кәеф кырылды, җанга урын таба алмадым. Будапешт кунакханәсендә чакта ресторанда үзебезнең милли уен коралларында чыгыш ясавымны сорагач, абыемның Бөек Ватан сугышында шушы Венгрия җирендә һәлак булуын әйтеп, тальянда ул яратып уйнаган "Сукаеш көе"н сузып җибәрдем. Үземнең күзләргә яшь тулды, янәшәмдә аның рухын тойгандай булдым. Сукаеш авылы улының Европа илендә затлы кунакханәләрнең берсендә тамашачыны тын калдырып үзе ясаган борынгы уен коралында уйнаганын әти-әни, илгә Җиңү яулап сугышта батырларча һәлак булган абый, инде вафат булган башка якыннарым күрсә, ничек горурланырлар иде!

Коллективыбыз белән Будапештта 11 көн булып, күп җирләрдә чыгышлар ясап, тамашачыны әсир итеп кайттык. Тик менә гомерем буе күңелдә йөрткән теләгемне генә тормышка ашыру насыйп булмады: абыемның каберенә баш ия, үзем белән алып барган туган җир туфрагын гына сала алмадым. Бик кызганыч...

Әҗүәт Җиһаншин, хезмәт ветераны, Бөтенсоюз фестивале лауреаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер – мәңгелек. Абыйның каберен табарга насыйп булмады