Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәсәнов урамында кайчан тәртип булыр?

- Шәһәрнең Хәсәнов урамындагы берьяклы хәрәкәт юлының ике ягы да якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең автомобиль кую урынына әйләнеп бетүе, шуның аркасында җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен хәрәкәт куркынычының бермә-бер артуы турында кайсы гына инстанциягә шикаять язмадык та, кемнәргә генә шалтыратмадык. Барысы да хәлебезгә кергән кебек. Ләкин уңай якка үзгәрешләр генә күренми....

- Шәһәрнең Хәсәнов урамындагы берьяклы хәрәкәт юлының ике ягы да якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең автомобиль кую урынына әйләнеп бетүе, шуның аркасында җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен хәрәкәт куркынычының бермә-бер артуы турында кайсы гына инстанциягә шикаять язмадык та, кемнәргә генә шалтыратмадык. Барысы да хәлебезгә кергән кебек. Ләкин уңай якка үзгәрешләр генә күренми.

Ике атна элек урамның мәктәпләр турысындагы өч урынына, ясалма каршылыкка нигез ясау өчен дип, аркылыга сигез чокыр казып киттеләр дә, эшләрен тәмамларга тәмам "оныттылар". Нәтиҗәдә, биредән узган машиналарның көпчәкләре имгәнә, хәрәкәт узеллары сафтан чыга. Шушы да булдымы автомобильчеләрне юл йөрү культурасына өйрәтү?!

Әнвәр ХӘМИДУЛЛИН, пенсионер

РЕДАКЦИЯДӘН: Гомере буе нефть сәнәгате системасында автомобиль йөртүче булып эшләгән хөрмәтле ветеранның телефон аша җиткергән әлеге зары дөрес һәм урынлы. Бу хакта без әлеге операцияне башкаручы Азнакай шәһәре "МППБиО" ААҖ җитәкчелегенә җиткердек. Эшнең тоткарлануын алар асфальт алыр өчен финанс мөмкинлекләренең чикле булуы белән аңлаттылар. Ясалма каршылыкларның якын арада ясалачагына ышандырдылар.

Ә инде урамның автомобиль стоянкасына әйләнүенә килгәндә, Баһаветдинов һәм Пушкин урамнары үрнәгендә анда ике яклы юл хәрәкәте кертмичә, проблеманы хәл итеп булмастыр. Монысы инде Азнакай шәһәр Советы вәкаләтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев