Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, сугышчан локаль бәрелешләрдә катнашучылар! Ватан сакчыларының кадерле әниләре һәм тормыш иптәшләре!

1989 елның 15 февралендә Советлар Союзы Герое генерал Борис Громов җитәкчелегендәге совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылды. Сугышның шаукымы анда катнашкан солдат һәм офицерларга гына түгел, бөтен ил халкына да кагылды. Традиция буенча, бу истәлекле датаны без ел саен сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтәбез. Без Совет һәм Россия...

1989 елның 15 февралендә Советлар Союзы Герое генерал Борис Громов җитәкчелегендәге совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылды. Сугышның шаукымы анда катнашкан солдат һәм офицерларга гына түгел, бөтен ил халкына да кагылды.

Традиция буенча, бу истәлекле датаны без ел саен сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтәбез. Без Совет һәм Россия солдатлары, офицерларының кылган батырлыкларын бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. 15 февраль ул исән-имин илгә әйләнеп кайтучыларга рәхмәт хисләре белдерү көне дә.

Әфганстан, Чечен республикаларында һәм башка локаль бәрелешләрдә сез үзегезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез, хәрби антыгызга тугры калдыгыз. Хәлиткеч сугышларда батырлык үрнәкләре, рухыгыз ныклыгын күрсәттегез. Яшь буынга сез батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булдыгыз. Төньяк Кавказдагы террорга каршы барган операцияләр вакытында сезнең сугышчан тәҗрибәгез, үзара аңлашып хәрәкәт итүегез иң авыр һәм кискен хәлләрне дә җиңеп чыгу мөмкинлеге бирде.

Тугыз елдан артыкка сузылган Әфган сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Вакыт тузаннары Әфган, Чечен һәм башка бәрелешләрдә катнашучыларның якты истәлеген каплый алмас. Хәрби антларына тугры калып гомерләрен биргән батырларның данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр.

Солдат аналары һәм аларның тол хатыннары алдында без баш иябез. Зур рәхмәт сезгә!

Барлык сугышчы-интернационалистларга, сугышчан бәрелешләрдә катнашучыларга, аларның якыннарына сәламәтлек, бәхет, иминлек, аяз күк йөзе телим!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле сугышчыинтернационалистлар, сугышчан локаль бәрелешләрдә катнашучылар! Ватан сакчыларының к...