Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелемнән олы юбилеегыз һәм һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән ихлас котлыйм. Прокуратура хокук саклау органнары системасында төп рольне башкара һәм еллар дәвамында дәүләтнең ныклы терәге, гражданнар хокуклары һәм ирегенең чын сакчысы булып кала. Азнакай шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре закон сагында намуслы хезмәт куеп, үз эшләрен һөнәри...

Сезне чын күңелемнән олы юбилеегыз һәм һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән ихлас котлыйм. Прокуратура хокук саклау органнары системасында төп рольне башкара һәм еллар дәвамында дәүләтнең ныклы терәге, гражданнар хокуклары һәм ирегенең чын сакчысы булып кала. Азнакай шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре закон сагында намуслы хезмәт куеп, үз эшләрен һөнәри осталык белән башкаралар, җинаятьчелек, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көчләрен кызганмыйча көрәшәләр. Прокуратура хезмәткәрләренә югары компетентлык, хезмәт вазифасына тугрылык, шәхси төгәллек сыйфатлары хас. Азнакайлыларның законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләренең сакланышы, куркынычсыз имин тормышы, җинаятьчелек, коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге нәкъ менә сезнең тырышлык, таләпчәнлек һәм фидакарьлегегезгә бәйле.

Азнакай шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләрен, ветераннарны, аларның гаиләләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ныклы сәламәтлек, районыбыз иминлеге эшендә уңышлар, бәхет телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев