Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле нефтьчеләр, нефть сәнәгате ветераннары, райондашлар!

2012 ел тәмамланырга да санаулы сәгатьләр генә калып килә. "Азнакайнефть" идарәсе өчен ул гади генә булмады. Шуңа да карамастан, коллективыбыз барлык сынауларны бернинди тетренүләрсез үтте, җитештерүнең төп күрсәткечләрен уңышлы башкарып чыкты һәм алдагы ел өчен ныклы база булдырды. Әлеге җиңүләргә нефть базарында булган уңай хәлләр йогынтысында гына түгел, чыгымнарны киметү...

2012 ел тәмамланырга да санаулы сәгатьләр генә калып килә. "Азнакайнефть" идарәсе өчен ул гади генә булмады. Шуңа да карамастан, коллективыбыз барлык сынауларны бернинди тетренүләрсез үтте, җитештерүнең төп күрсәткечләрен уңышлы башкарып чыкты һәм алдагы ел өчен ныклы база булдырды. Әлеге җиңүләргә нефть базарында булган уңай хәлләр йогынтысында гына түгел, чыгымнарны киметү буенча күрелгән комплекслы чаралар, яңа технологияләр үзләштерү, инновация эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә ирешелде.
Төгәлләнеп килүче елда җир катламнарыннан 3 млн. 490 мең тонна нефть чыгарылды. Шуның 82 мең тоннасы планга өстәмә рәвештә алынды. Нефть ятмаларын үзләштерә башлаганнан бирле безнең коллектив 475 млн. тонна кара алтын тапты.
Нефтьчеләребез үзләре яшәгән һәм эшләгән төбәкнең табигатен саклауга һәм социаль яктан үсешенә дә зур өлеш кертәләр. "Татнефть" компаниясендә, шул исәптән безнең идарәдә дә алып барыла торган программа һәм проектлар нефть регионында яшәүчеләрнең барысының да тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Нефтьчеләр календарендә бервакытта да җиңел еллар һәм юллар булмады. Без алдагы 2013 елны быелгысыннан җиңелрәк булыр дигән фикердән ерак торабыз. Шуңа күрә дә "Татнефть" ААҖ төзелүнең 70 еллыгын хезмәт уңышлары белән каршыларбыз дигән ныклы ышанычта торабыз!
Үзебезнең коллективка, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә Яңа елда ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары, бәхет телим. Барлык өметләребез һәм теләкләребез дә тормышка ашсын, йортларыбызга иминлек һәм муллык иңсен!

Рәзиф ГАЛИМОВ, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле нефтьчеләр, нефть сәнәгате ветераннары, райондашлар!