Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Шикәр чире (диабет)-ул организм тукымаларының глюкозаны эшкәртүе начараеп, матдәләр алмашынуның бозылуы. Ач карынга шикәр нормасы 3-5,5 ммоль/л булса, ашаганнан соң ул 8 ммоль/л.га җитә. Диабетның беренче билгеләре: хәлсезлек, кибегү, сидекнең күп эшләнеп чыгуы, авырлыкның кискен кимүе яки үсүе, аппетитның артуы, тән кычыту, күз күреме начараю, тәндәге җәрәхәтнең озак төзәлмәве, чуан...

Шикәр чире (диабет)-ул организм тукымаларының глюкозаны эшкәртүе начараеп, матдәләр алмашынуның бозылуы. Ач карынга шикәр нормасы 3-5,5 ммоль/л булса, ашаганнан соң ул 8 ммоль/л.га җитә.

Диабетның беренче билгеләре: хәлсезлек, кибегү, сидекнең күп эшләнеп чыгуы, авырлыкның кискен кимүе яки үсүе, аппетитның артуы, тән кычыту, күз күреме начараю, тәндәге җәрәхәтнең озак төзәлмәве, чуан чыгып интектерү, эренле инфекцияләр барлыкка килү.

Шикәр чире - 21 нче гасыр эпидемиясе. Татарстанда бүгенге көнгә аның белән 48 мең, ә Азнакай районында 1322 кеше исәптә тора. 1 нче тип диабет нәселдән күчү белән, ә инде 2 нче тип симезлек, баллы, майлы азыкны чамадан күп ашау, аз хәрәкәтләнү, психик травмалар алу, организмның картаюы белән бәйле.

Нинди профилактик чаралар күрү кирәк соң? Иң беренче чиратта - һәр көнне физик күнегүләр ясау, майлы һәм баллы ризык ашауны әзәйтү, спиртлы эчемлекләр кулланмау, авырлыкны киметү кирәк. 45 яшьтән соң барлык кешеләргә дә кан составында шикәр күләмен үлчәтеп торырга (участок шәфкать туташыннан юллама алырга) киңәш ителә.

Р.Джанзаков, табиб-эндокринолог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев