Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ходай биргән һөнәрлеләр

... Хасталанып киткән авыл карчыгы табиб янына килгән. Берсе русча белми, икенчесе - татарча. Аягын көзән җыеруын әби ничекләр генә аңлатып карамый, юк, башыңны җиргә орсаң да, төшенми генә бит тегесе. Аптырагач, табиб идән юуучы кызны дәшә... Гадәти тормышта булып торган бу күренешне чып-чын артистларча, юмор белән, шулхәтле оста итеп...

... Хасталанып киткән авыл карчыгы табиб янына килгән. Берсе русча белми, икенчесе - татарча. Аягын көзән җыеруын әби ничекләр генә аңлатып карамый, юк, башыңны җиргә орсаң да, төшенми генә бит тегесе. Аптырагач, табиб идән юуучы кызны дәшә... Гадәти тормышта булып торган бу күренешне чып-чын артистларча, юмор белән, шулхәтле оста итеп ачтылар ки сырхауханә хезмәткәрләре, Алмаз Хәмзин, Җәвите белән бергә, бер читтә торсын. Узган атнада сырхауханә коллективы шәфкать туташлары көнен әнә шулай көлкеле тамашалары белән бик күңелле билгеләп үтте. Хәер, шәфкать туташларының үзешчән сәнгатьтә осталыгын район чараларында гел күреп, инде ияләшеп беттек, коллективтагы бәйрәмнәрне әйтеп тә торасы юк, алып баручылар да үзләре, җырчы, биючеләр дә, сүз осталары...
Ел да үткәрелеп торган бу бәйрәм быел да яңа төсмерләргә бай булды. Сүз дә юк, шәфкать туташының хезмәте җиңелләрдән түгел, ул күп хәрәкәт, тынгысызлык, белем, осталык, тәҗрибә таләп итә. Рәхәт ял итә белгәннәр генә шәп эшли, дигән гыйбарәдән чыгып, көлкеле дә, көйле дә бәйгеләрнең дә ниндиләрен генә уйлап тапмаганнар: "Зирәкләр турниры", "ЭКГ төшер", "Үз-үзеңә режиссер", "Медицина модасы фестивале"... 2015 елның йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булуыннан чыгып, аларның берсен "Тынгы белмәс йөрәк" дип атаганнар. Мәгълүм фильмнан өзекләрне үз эшчәнлекләрендәге кызыклы хәл-вакыйгалар белән бәйләп, конкурста катнашучылар юморга осталыкларын бар яклап ачып салды. Хәер, сынатмасларын белә алар, шуңа да үзләрен бик иркен, чын артистларча тоталар. Әнә, медицина модасын да ничек кенә күзалламаганнар: ультрамодалы кием генә түгел бу, авыруга диагноз кую аппаратлары белән дә җиһазланып, ике куян койрыгы бергә тотылган.
Бәйгеләр барышын сүзләр белән генә тасвирлап булмый, аларны күрергә, бу тамашалар эчендә кайнарга кирәк. Шыгрым тулы зал берәр минут көлмичә торды микән?! Баш табиб Илдар Шиһаповның бәйрәм котлавы тагын да ялкын өстәп, дәртләндереп җибәрде.
Җыр-моңлы, тамаша-бәйгеле, бүләкләргә бай бәйрәм халык сәламәтлеге сагында торган шәфкать ияләренә әнә шулай тагын бер елга җитәрлек илһам өстәде.
Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ходай биргән һөнәрлеләр