Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хисләремнең чиге юк

Нәкъ менә шулай диде үзенең 80 яшен тутырган укытучым Елена Михайловна Крайнова март башында Кәкре Елга урта мәктәбендә үткән юбилее кичәсендә. Р.Хөснетдинов җитәкчелегендәге мәктәп коллективы бик матур әзерләнгән иде. Анда укытучыбызның элеккеге хезмәттәшләре, авылыбыз җитәкчеләре килде. Кичәне ветераннарның истәлекләре, котлаулар, укучыларның концерт номерлары белән үреп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,...

Нәкъ менә шулай диде үзенең 80 яшен тутырган укытучым Елена Михайловна Крайнова март башында Кәкре Елга урта мәктәбендә үткән юбилее кичәсендә.

Р.Хөснетдинов җитәкчелегендәге мәктәп коллективы бик матур әзерләнгән иде. Анда укытучыбызның элеккеге хезмәттәшләре, авылыбыз җитәкчеләре килде. Кичәне ветераннарның истәлекләре, котлаулар, укучыларның концерт номерлары белән үреп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Дания Авзалова алып барды.

1979 елгы чыгарылыш укучыларының да килүе Елена Михайловнага көтелмәгән бүләк булды. Алар укытучыларына төпле белем бирүе, тормыш юлында югалып калмаслык итеп тәрбияләве өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

-Бүген кичергән хисләр, яңарган истәлекләр безгә бик озакка җитәр, яшәүгә дәрт биреп торыр, - диде Елена Михайловнаны тәрбияләүче хөрмәтле укытучыбыз Лира Мотыйгулловна.

Укытучыбызның юбилеен шулай матур итеп оештырганнары өчен Кәкре Елга мәктәбе коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

1979 елгы чыгарылыш класс укучылары исеменнән Рәйсә Мөхәммәтҗанова-Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев