Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Химия кулланмыйча гына юу, җыештыру буенча азнакайлыларга киңәшләр

Экологик яктан чиста продукт кына ашап калмыйча, өй җыештыр­ганда да мөмкин булганча химия кулланмаска кирәк. Әйтик, савыт-сабаны юганда әбиләребез кулланган горчицаны искә төшерү комачауламас. Моның өчен порошок хәлендәге горчицаны алу әйбәт. Канализация торбаларын тоз чистарта. Аны торбага сибеп, өс­тенә кайнар су агызырга кирәк. Идән юасы суыгызга аш серкәсе белән берничә...

Экологик яктан чиста продукт кына ашап калмыйча, өй җыештыр­ганда да мөмкин булганча химия кулланмаска кирәк.
Әйтик, савыт-сабаны юганда әбиләребез кулланган горчицаны искә төшерү комачауламас. Моның өчен порошок хәлендәге горчицаны алу әйбәт.
Канализация торбаларын тоз чистарта. Аны торбага сибеп, өс­тенә кайнар су агызырга кирәк.
Идән юасы суыгызга аш серкәсе белән берничә тамчы лаванда мае тамызыгыз.
Ак төстәге әйберләр чиста булып юылсын өчен ун литр суга ике аш кашыгы водород перекисе белән бер аш кашыгы нашатырь спирты салыгыз.
Газ мичен чистарту өчен стаканның дүрттән бер өлешенә нашатырь спирты салып, шуны мичкә куеп, төнгә калдырыгыз. Иртән сода белән ышкып сөртегез.
Көзгене су белән аш серкәсеннән торган катнашма белән чистартырга була.
Тәрәзәне биш өлеш суга бер өлеш аш серкәсе салынган эремә белән юыгыз. Соңыннан аны газета яки йомшак тукыма белән ышкып сөртегез. Аш серкәсе урынына лимон согы да ярый.
Раковина, унитаз, ваннаны чис­тартканда да шул ук серкә ярдәмгә килә. Сода белән икесен салып куегыз да күпмедер вакыттан щётка белән юыгыз.
http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Химия кулланмыйча гына юу, җыештыру буенча КИҢӘШЛӘР