Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәтне саклау айлыгы бара

Хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттагы киңәшмәсе узды. Совет рәисе - Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов анда катнашучыларны координацион совет карары, аның максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Болар: хезмәтне саклау шартларын яхшырту буенча территориаль программалар кабул итү, авыр эш, зыянлы һәм куркыныч шартлар өчен компенсацияләр бирү, шулай ук төрле...

Хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттагы киңәшмәсе узды.

Совет рәисе - Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов анда катнашучыларны координацион совет карары, аның максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Болар: хезмәтне саклау шартларын яхшырту буенча территориаль программалар кабул итү, авыр эш, зыянлы һәм куркыныч шартлар өчен компенсацияләр бирү, шулай ук төрле милек формасындагы оешмаларда хезмәтне саклау шартларының торышы, аларны яхшырту буенча чаралар күрү.

28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, «Яшел икътисадта» хезмәтне саклауны арттыру» девизы астында предприятие, оешма һәм учреҗдениеләрдә бу көнгә багышлап семинарлар, «Түгәрәк өстәл», смотр-конкурслар уздыру турында карар кабул ителде.

Район масштабында «Хезмәтне саклау белгечләре» КВНын уздыру тәкъдиме бертавыштан хуплап кабул ителде.

Координацион совет рәисе урынбасары, мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы кебек мондый җаваплы темага иҗади якын килүнең әһәмиятен әйтеп узды. Чөнки хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча проблемалар даими игътибар һәм җитди контроль таләп итә. Азнакай шәһәрендә профсоюзларның координацион советы вәкиле Рәмзия Хәсәнова Азнакайдагы 5 нче мәктәптә хезмәтне саклау кабинеты ачылачагы хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев