Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт ветераны Сәкинә Садыкова - Азнакаебыз горурлыгы

Сугыш башлануы турында хәбәрне Бөгелмә педучилищесы чыгарылышлары педагогикадан соңгы имтиханны биреп кайтканда ишетәләр. Хәрби комиссариат ягына халык төркеме агыла, мобилизация башлана. Педучилищены икенче көнне үк госпиталь өчен әзерли башлыйлар. Студентларга документларын да ашыгыч кына хәзерләп бирәләр. Туйкә кызы Сәкинә Садыйкова белән Наҗия Хәйруллина сугышка җибәрүләрен сорап гариза яза. Әмма яшь...

Сугыш башлануы турында хәбәрне Бөгелмә педучилищесы чыгарылышлары педагогикадан соңгы имтиханны биреп кайтканда ишетәләр. Хәрби комиссариат ягына халык төркеме агыла, мобилизация башлана. Педучилищены икенче көнне үк госпиталь өчен әзерли башлыйлар. Студентларга документларын да ашыгыч кына хәзерләп бирәләр. Туйкә кызы Сәкинә Садыйкова белән Наҗия Хәйруллина сугышка җибәрүләрен сорап гариза яза. Әмма яшь белгечләрнең тылда кирәк булуын әйтеп, кайтарып җибәрәләр. Сәкинәне Митрәй мәктәбенә башлангычларны укытырга билгелиләр. Ул вакытта Нугайбәков директор була, аны фронтка алгач, Сәкинә Садыйк кызын 5-6 классларда татар теле, тарих, физкультура дәресләрен укытырга күчерәләр. Әллә ничә төрле җәмәгать эше йөклиләр: пионервожатый, комсомол секретаре, драмтүгәрәк җитәкчесе, бригадада агитатор... идарә, авыл советы утырышлары да укытучылардан башка узмый. Авылда халыкны, яшьләрне хезмәткә тартуда, сугышчыларга ярдәм оештыруда да алар зур көч куя. Көз, кыш көннәрендә җәй көне җыелып бетмәгән игеннәрне җыеп кайтару өчен төннәрен комсомол өмәләрен еш үткәрергә туры килә. Төнлә ай яктысында чаналарга төяп кайтара торган булганнар.

1942-1943 уку елында аны Әсәй җидееллык мәктәбенә күчерәләр. Ул чакта директоры Рәшидә Әкъбирова, завуч Заһира Хәсәнова апалар була. Сәкинә Садыйк кызына монда да бик күп фәннәрдән укытырга туры килә: татар теле, география, V классларда арифметика, рәсем, физкультура... Җәйге ял вакытларында ындыр табагында бригадир вазифасына алына.

1943-1944 уку елында Уразай башлангыч мәктәбендә V класс оештырыла. Сәкинә Садыйк кызын шунда күчереп, бөтен фәннәрне йөклиләр. Тик рус теленнән генә Украинадан килгән хатын-кыз укыта. Мәктәп мөдире - Мәбрүрә Гыйзетдинова. Җәйге ял вакытларында Ютазыга ашлык ташучыларга бригадир да итеп билгелиләр. Берсендә мәгариф идарәсенә йомыш белән килгәч, укытучылар институтына чакырып язылган белдерүне күрә. Юклык заман, аңа эшләп укырга туры килә. Укудан соң төннәрен "Кызыл Татарстан" газетасында корректор булып эшли. Җиңү таңын да редакциядә каршылыйлар.

Укуын тәмамлагач, ул Азнакайның 1нче, Туйкә, Сәпәй, Тымытык, Уразай мәктәпләрендә укыта, Азнакай интернат мәктәбендә тәрбияче булып эшли. 1977елда лаеклы ялга чыга. Озак вакытлар ветераннар советында техсекретарь була.

Сәкинә Садыйкова "Хезмәт ветераны" медаленә ия, эшләү дәверендә бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бирелә, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга чыгарылган юбилей медале белән бүләкләнә.

Тәкъсинә Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт ветераны Сәкинә Садыкова Азнакаебыз горурлыгы