Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт ветераны Рәфига Хикмәтуллина Азнакай томышында актив катнаша

Район тормышы казанында кайнап, кешеләр язмышы өчен борчылып яшәүче олы йөрәкле, тынгысыз өлкәннәребез күп безнең. Шуларның берсе - Рәфига апа Хикмәтуллина (Сәгъдәтуллина). Редакциябезгә аның юлы еш төшә. "Росгосстрах" иминият компаниясе ветераннар советы рәисе буларак, фидакарь ветераннар, аларның яшьләргә сабак булырлык язмышын чагылдырган язмалар булыр аның кулында. Тынгы белмәс Рәфига апаның...

Район тормышы казанында кайнап, кешеләр язмышы өчен борчылып яшәүче олы йөрәкле, тынгысыз өлкәннәребез күп безнең. Шуларның берсе - Рәфига апа Хикмәтуллина (Сәгъдәтуллина).

Редакциябезгә аның юлы еш төшә. "Росгосстрах" иминият компаниясе ветераннар советы рәисе буларак, фидакарь ветераннар, аларның яшьләргә сабак булырлык язмышын чагылдырган язмалар булыр аның кулында. Тынгы белмәс Рәфига апаның игелегенә таң каласың. Кемгә авыр, кемгә ярдәм кирәк, барысына да күңел җылысы да, көче дә җитә аның.

Рәфига Салихҗан кызының яшьлеге дә күпләргә үрнәк булырлык. Сарман районы Кәүҗияк авылында туган кызның балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә.


- Авылда картлар һәм хатын-кызлар гына калды. Нәни кулларым белән солдатларга оек-бияләйләр бәйли, колхоз бакчасында үскән тәмәкене турау машинасында турап, киптереп фронтка озата идек, -дип искә ала ул. - 80 ел яшәп "әти" сүзен бер генә тапкыр да әйтә алмадым. Сугышка киткән әтием киредән әйләнеп кайтмады.


Җиденче сыйныфны тәмамлаган кыз Алабуга китапханә техникумына укырга керә. Яшьтән үк бик тәвәккәл була ул. Юллама белән Зур Сукаеш авылына җибәргәч, өр-яңа китапханә ачып җибәрә. Оештыру сәләтен күреп алган җитәкчелек кызның арык җилкәсенә җәмәгатьчелек эшен өя генә. Ул - башлангыч комсомол оешмасы секретаре, авыл советы депутаты, фермаларда агитатор да...


Шушы авылдан нефтьче егет Әхсән Рәфиганың тормыш юлын шәһәр тормышы белән бәйли, әмма ул китаптан аерылмый. Башта китап кибетендә сатучы, аннан Азнакай интернат мәктәбендә китапханәче, ә бераздан инде район китапханәсендә уку залы мөдире, методист, бүлек җитәкчесе булып эшли. Шул ук вакытта бик күп җәмәгать эшләрендә дә катнаша. Фидакарь хезмәте өчен ТАССР мәгариф һәм мәдәният министрлыкларының Почет грамоталары белән бүләкләнә.


Китапларга аллергия булмаса, гомере буена да аннан аерылмас иде Рәфига апа. Әмма "алтын җирдә ятмаган" кебек, тырыш кеше кайда да югалмый ул. Нефтьчеләр тулай торагында тәрбияче булып эшләгән елларда аның оештыру сәләте тагын да ныграк ачыла төшә, чөнки төрле характердагы 320 дән артык егет һәм кыз белән эшләргә туры килә аңа.

Ә монда инде тәрбияче-оештыручы булу гына җитми, ә бәлки һәркем белән уртак тел дә таба белергә кирәк була. Төрле күңелле кичәләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар дисеңме? Барысы да яшьләр күңеленә юл салуда ярдәм итә. Бүлмәләрнең чисталыгы даими тикшерелеп тора, тулай торак тормышы стена газеталарында гына түгел, "Маяк"та да тулы чагылыш таба. Бердәм гаилә булып яши торак, һәркемгә күңеленә хуш килгән эш табыла. Альбомнар төзелә, торакның үз радиосы булдырыла.

Анда "Әдәп төбе - матур гадәт" дигән темага төрле тапшырулар уздырыла. Тәрбия мәсьәләсендә район сырхауханәсе табиблары белән оештырган очрашулар да зур әһәмияткә ия була. Торакның кызыл почмагы гөрләп тора: шашка-шахмат ярышлары, бильярд, теннис яшьләрне үзенә тарта.

Елның-елында оештырылган туристик сәяхәтләр, торак күләмендә төрле бәйге, күргәзмәләр дисеңме? Рәфига апаның күңеленә аеруча нык уелып калганы - ул тулай торакта уздырылган кече Сабантуйлар. Алдынгы тәҗрибә турында брошюралар бастырыла. 1985 елда Уфа шәһәрендә уздырылган алдынгы тәрбиячеләр слетында Рәфига апаның эш тәҗрибәсе башкаларга үрнәк итеп куела.

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан брошюралар таратыла. Социалистик ярышта җиңеп чыкканы өчен нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының да Почет грамотасына ия була педагог.


Рәфига апа хезмәт юлының соңгы еллары "Росгосстрах" иминият компаниясе белән бәйле. Монда да ул үзен тиз таныта, аны профком составына сайлыйлар.


Оештыру сәләте көчле булганга аны үзе эшләп чыккан иминият компаниясенә ветераннар советы рәисе итеп сайлыйлар. Шул ук вакытта район һәм шәһәр ветераннар советында да эшли. Кайда Рәфига апа - шунда эш гөрли. Ул җитәкләгән ветераннар советы төрле бәйгеләрдә җиңү артыннан җиңү яулый.

Район күләмендә ветераннар Сабантуйларын уздыруда Рәфига апа зур көч куя. Активлыгы өчен аны ТСЖ идарәсенә дә сайлап куялар. Хезмәт ветераны һәр нәрсә өчен борчылып, җан атып йөри. Әле 7 нче мәктәп ихатасы янын ныгытып, асфальт җәйдерүгә иреште. Моның өчен ул һәм укучыларның әти-әниләре нефтьче депутатлары - Наил Вәлиевкә бик рәхмәтле. Бүгенге көндә исә үзе яшәгән Солтангалиев урамы, 31 нче йорт ишегалдын төзекләндерү өчен борчыла.

Яшьләрне дә уздырып кешеләрнең тормышын матурлау һәм уңайлы итүдә җан атып йөрүче Рәфига апа Хикмәтуллина кебек өлкәннәребез белән матур бу тормыш.

Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт ветераны Рәфига Хикмәтуллина Азнакай томышында актив катнаша