Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт туплый да, начарлыктан да аралый

Ел саен мәшгульлек үзәге 14-18 яшьлекләрнең укудан соң буш вакытын, каникул чорын файдалы итеп оештыру буенча максатчан программаны тормышка ашырып килә. Яшүсмерләрнең мәшгульлеген оештыруның максаты - коллективта тәҗрибә туплату, һөнәри-эшлекле дөнья белән таныштыру, үсмерләрнең караучысыз йөрмәвенә чик кую, аларны социаль яклау һ.б. Быел бу юнәлештә ниләр эшләнүе белән кызыксынып, без...

Ел саен мәшгульлек үзәге 14-18 яшьлекләрнең укудан соң буш вакытын, каникул чорын файдалы итеп оештыру буенча максатчан программаны тормышка ашырып килә.

Яшүсмерләрнең мәшгульлеген оештыруның максаты - коллективта тәҗрибә туплату, һөнәри-эшлекле дөнья белән таныштыру, үсмерләрнең караучысыз йөрмәвенә чик кую, аларны социаль яклау һ.б.

Быел бу юнәлештә ниләр эшләнүе белән кызыксынып, без мәшгульлек үзәге белгечләренә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Җәйге каникул чорында районыбызның ничә укучысы эшкә урнаштырылачак?

- Хәзерге вакытта моңа ныклы әзерлек бара - эш бирүчеләр эзлибез. Җәйлектә 743 укучыны эшкә урнаштыру күздә тотыла.

-Балигъ булмаганнарның хезмәтенә түләүне финанслау кайдан булачак?

- Ул эш бирүчеләрдән дә, җирле бюджет хисабыннан да булачак. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин район бюджетыннан бу максатка 1 миллион сум бүлеп бирү тәкъдиме белән чыкты. Матди ярдәмгә федераль һәм республика бюджетларыннан да акча бүлеп бирелде. Вакытлыча эш өчен эш бирүче хезмәт хакы түләргә бурычлы. Аның күләме айлык баланстагы эш вакыты үтәлгәндә үсмерләрнең яшь категориясе өчен каралган хезмәткә түләүнең минималь күләменнән ким булмаска тиеш. Мәшгульлек үзәге эшсезлек буенча минималь пособие күләмендә (850 сум) матди ярдәм күрсәтәчәк, ул үсмернең саклык банкындагы счетына күчерелә. Шуны ассызыкларга кирәк, әгәр эш бирүчеләр мәшгульлек үзәге белән килешү төземичә, эшкә алуны үзләре генә, үзәктән юлламасыз оештыра икән, ул чагында балаларга әлеге матди ярдәм түләнми. Шуңа күрә дә 14 яшьтән 18 яшькәчә балаларны эшкә алучыларның барсын да мәшгульлек үзәге белән үзара эшчәнлек турында килешү төзергә чакырабыз.

Эшкә урнаштырганда ятимнәргә, әти-әнисез, инвалид, күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, әти-әниләре пенсионер, шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә учетта торучы үсмерләргә өстенлек бирелә.

-Мәктәп укучыларына нинди төр эшләр тәкъдим ителәчәк?

-Территорияләрне төзекләндерү (урамнар, паркларда яшеллек утырту, мәктәп ишегалларын, шәһәр скверлары һәм паркларын җыештыру );

*Ремонт-төзелеш эшләре (стадионнарны, хоккей мәйданчыкларын, спорт, мәктәп җиһазларын, кабинетларны, музейларны, склад биналарын, күргәзмә материаллар, китаплар һ.б. рәткә китерү);

*Социаль хезмәт күрсәтү (өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү, балалар мәйданчыкларында вожатый эше);

*Авыл хуҗалыгы эшләре (яшелчә үстерү, үсентеләр утырту, чәчәкләрне карап тоту, чүп утау, уңыш җыю, терлекләр карау, дару үләннәре җыю);

*Нәшер итү һәм полиграфия эшчәнлеге;

*Сәнәгать предприятиеләрендә, урман хуҗалыгында, төзелеш оешмаларында ярдәмче эшче хезмәте;

*Архив белән эшләү;

*Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев