Эш бирүчене ничек итеп аны төзергә мәҗбүр итәргә?
Социаль партнерлыкның төп принципларыннан берсе - ике якның (эш бирүче һәм хезмәткәрнең) тигез хокукта булуы. Әмма практика моның еш кына киресен күрсәтә. Бу хезмәткәрләргә тәэсир итүче ресурсларның һәм механизмнарның күпчелеге эш бирүченең кулында булуы белән бәйле. Гадәттә, эшкә урнашканда күпләребез үз хокукларының...
Эш бирүчене ничек итеп аны төзергә мәҗбүр итәргә?
Социаль партнерлыкның төп принципларыннан берсе - ике якның (эш бирүче һәм хезмәткәрнең) тигез хокукта булуы. Әмма практика моның еш кына киресен күрсәтә. Бу хезмәткәрләргә тәэсир итүче ресурсларның һәм механизмнарның күпчелеге эш бирүченең кулында булуы белән бәйле. Гадәттә, эшкә урнашканда күпләребез үз хокукларының никадәр бозылуына игътибар да итми. Әмма, үзара бәхәс чыкса, нәрсәне дә булса төзәтергә инде соң була. Сүзебез нигездә менә шушы күңелсезлекләрдән саклану, эш урынында үзеңне ничек тоту турында барачак та.
Эшкә рөхсәт булды, әмма хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелмәде
Бу эш бирүчеләр тарафыннан еш бозыла торган кагыйдә. Ул аны белә торып боза. Чынбарлыкта хезмәткәр инде берничә ай (хәтта ел) эшләп тә, аңа хезмәт килешүе нөсхәсе бирелми, эшкә алу турында фәрман чыгарылмый, хезмәт кенәгәсенә язылмый. Әмма хезмәт хакы ("соры" яки ачык) даими түләнеп килеп, юридик рәсмиләштерү мәсьәләсендә ул-бу килеп чыкмаска да мөмкин. Бу гадәттә ике арада чып-чын низаг туганга кадәр шулай дәвам итә дә. Ә инде чын мәхшәр хезмәткәр судка дәгъва белән мөрәҗәгать итеп, хезмәт килешүе турында рәсми документлар юллый башлагач туа. Менә шул чакта барсының да хезмәт килешүе, эшкә алу турында фәрман, хезмәт кенәгәсендә язма һ.б. булырга тиешлеге исләренә төшә.
Эш бирүченең хезмәт мөнәсәбәтләрен тиешле тәртиптә рәсмиләштермәвенең сәбәпләре бик күп төрле булырга мөмкин: кадрлар бүлегенең вакыт җиткерә алмавыннан алып, салым һәм башка түләүләрне башкарырга теләмәвенә кадәр.
Әгәр Хезмәт кодексына күз салабыз икән, закон эш бирүчегә хезмәткәрне эшкә алганда 3 көннән дә ким булмаган срокта язмача хезмәт килешүе төзүне мәҗбүри итеп куя. Эшкә алу турында фәрман белән дә шул ук таләп, бу хакта 3 көн эчендә хезмәткәргә язмача кул куйдырып җиткерелергә тиеш.
Болардан тыш, хезмәткәрнең таләбе буенча, эш бирүче аңа имзаланган фәрманның рәсми күчермәсен бирергә бурычлы. Бу таләпне язмача җиткерү яхшырак, әйтик, хезмәт эшчәнлеге турында документлар бирүне сорап гариза язарга. Ул Хезмәт кодексының 68 маддәсе, 2нче өлешенә нигезләнеп, ирекле рәвештә тутырыла. Эшкә алу турындагы фәрманны гына түгел, башка документлар - хезмәт килешүен, хезмәт кенәгәсе күчермәсен, хезмәт хакы турында белешмәне, мәҗбүри пенсия иминиятенә фактта түләнгән взнослар, эшләү чоры һ.б. төр документларны да соратып алырга була. Эш бирүче аларны гариза бирелгәннән соң 3 көннән дә соң булмаган срокта яздырып бирергә, документларның барлык күчермәләре дә тиешенчә имзаланган, расланган булырга тиеш.
Эш бирүчене ничек итеп хезмәт килешүе төзергә мәҗбүр итәргә?
Беренчедән, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү - ул эш бирүченең вазифасы. Кулыгызга үзегезгә тиешле нөсхәне, эшкә алу турында фәрман белән таныштыруны сораудан читенсенмәгез. Үҗәтлек күрсәтегез, Хезмәт кодексы таләпләренә таяныгыз. Ничек кенә булмасын, кулыгызда тиешле документларның булуы киләчәктә туарга мөмкин проблемаларны хәл итүдә бик тә урынлы булачак.
Әгәр кадрлар бүлегенә берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп тә тиешле нәтиҗәгә ирешә алмыйсыз икән, шикаятегезне Азнакай муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең 7-37-22, 7-57-90 "кайнар линия" телефоннары аша җиткерә аласыз. Дөрес, бу хезмәт килешүләре башлау өчен бик үк отышлы адым түгел, әмма эш бирүченең ялганын башта ук аңлау өчен бик тә кирәк. Аннары, эш узып, чынбарлыкны судта дәлилләргә туры килсә, соң була. Ярый да килеп туган бәхәс хезмәткә түләү белән генә бәйле булса, ә производствода алган травма белән бәйлесе, я булмаса декрет ялы өчен түләүне дәгъвалау кебек җитдирәге килеп туса?!
Исегездә тотыгыз!
Хезмәткәр эшкә алынган икән, бу инде хезмәт килешүе төзү дигән сүз. Ягъни сезне эшкә алып та ул язмача рәсмиләштерелмәгән икән, бу - эш бирүченең проблемасы, чөнки хезмәткәр кадр документларын тутыруга берничек тә тәэсир итә алмый.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев