Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт кешесе хөрмәт казанды

Бүләкләнүчеләрдән бер төркем Узган шимбәдә шәһәр-район Мәдәният йортында Азнакай районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты булды. Анда катнашкан 500 кеше арасында игенчеләр, терлекчеләр, агросәнәгать комплексының башка тармаклары вәкилләре, белгечләр, җитәкчеләр, хезмәт ветераннары, чакырылган кунаклар бар иде. Ветераннар күргәзмә белән таныша ...Бәйрәм иртәнге тугызда - авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән...

Бүләкләнүчеләрдән бер төркем

Узган шимбәдә шәһәр-район Мәдәният йортында Азнакай районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты булды. Анда катнашкан 500 кеше арасында игенчеләр, терлекчеләр, агросәнәгать комплексының башка тармаклары вәкилләре, белгечләр, җитәкчеләр, хезмәт ветераннары, чакырылган кунаклар бар иде.

Ветераннар күргәзмә белән таныша

...Бәйрәм иртәнге тугызда - авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китте. Мәдәният йорты каршындагы шәһәр халкы белән тулы мәйданда агросәнәгать һәм эшкәртү предприятиеләренең унбиштән артык бүлекчәсе, шәхси эшмәкәрләр сәүдә итте. Сатып алучыларны, беренче чиратта, товарларның төрлелеге һәм яхшы сыйфатлылыгы җәлеп итсә, сатучыларның илтифатлы мөгамәләсе, бәяләрнең базар хакыннан шактый арзан булуы аеруча сөендерде.

Слетка килүче авыл хезмәтчәннәрен фойеда фанфаралар белән Иван Сергеев җитәкчелегендәге тынлы оркестр каршы алды. Кунаклар бинаның икенче катындагы авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе экспонатлары белән дә таныштылар. Ә зур залда делегатлар район авыл хуҗалыгына багышланган видеофильм, шәһәр балалар сәнгать мәктәбенең бию ансамбле чыгышын карадылар. Милли киемдәге кызлар Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримовны 2011 ел уңышыннан пешерелгән, чигүле сөлге өстендә күпереп торган икмәк һәм тоз белән хөрмәтләделәр, залда утыручыларга чәк-чәк өләштеләр.

Агросәнәгать алдынгыларын тәбрикләргә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүтәт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, Азнакай районының беренче башлыгы булган Әнәс Исхаков, Ютазы районы башлыгы киңәшчесе, якташыбыз Сәгадәт Төхбәтуллин, авыл хуҗалыгы формацияләре белән эшлекле элемтәдә торучы предприятие һәм учреждение вәкилләре килгән иде.

Тантананы Марсель Шәйдуллин ачты һәм районның социаль-икътисади үсешенә авыл хуҗалыгы субъектлары керткән өлешкә тирәнтен анализ ясады.

- Ике еллык корылыктан соң, район агросәнәгать комплексы аягына баса башлады. 2011 елда бөртеклеләрнең һәм бөртекле-кузаклы культураларның гектарыннан 30 центнердан күбрәк, гомумән исәпләгәндә, барлыгы 151 мең тоннадан артык уңыш җыеп алдык. Бер шартлы терлеккә 46 центнер исәбеннән ике еллык азык запасы җитештердек, - диде ул. - Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең алга терлекчелекне үстерү, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру буенча конкрет бурыч куйды. Шуңа да быел терлекләр санын 25 мең башка җиткерергә, сөт алуны 5 процентка арттырып, ел ахырына 31 мең тонна сөт саварга, һәр терлектән уртача 610 грамм тәүлеклек үсеш алырга бурычлыбыз.

Марсель Зөфәр улы авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде, бер төркем хезмәт алдынгысына Азнакай районының 80 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль тапшырды һәм шуның белән бәйрәмнең тантаналы өлешен ачып җибәрде.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләрне Нәҗип Хаҗипов, Рәзиф Галимов, Әнәс Исхаков, Сәгадәт Төхбәтуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов тапшырды. Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеге газетабызның алдагы саннарында урын алачак.

Шәһәр сәнгать мәктәбе укучылары, шәһәр-район Мәдәният йорты каршында эшләүче һәвәскәр коллективларның җыр-биюләре, алып баручылар Ландыш Шәрәфиева, Зинфира Кашапова, Илнур Сәгыйтов чыгышлары белән үрелеп барган зур тантана, анда катнашучыларның фикеренчә, республика күләмендә уза торган уңыш бәйрәменнән бер дә ким булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев