Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан!

Август ахырында Азнакайда Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате һәм шәһәр көнен берләштергән олы бәйрәмне билгеләп үтү күркәм бер традициягә әверелде. Әлеге мәртәбәле вакыйгалар уңаеннан шәһәрнең төрле җирләрендә бәйрәм чаралары оештырылды. Шулай итеп, бу көнне олысы-кечесе, шәһәрдәшләребез һәм аның кунаклары күңелләренә хуш килгән чараларда катнашты, төрле чыгыш ясаучыларны тамаша кылды,...

Август ахырында Азнакайда Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате һәм шәһәр көнен берләштергән олы бәйрәмне билгеләп үтү күркәм бер традициягә әверелде. Әлеге мәртәбәле вакыйгалар уңаеннан шәһәрнең төрле җирләрендә бәйрәм чаралары оештырылды. Шулай итеп, бу көнне олысы-кечесе, шәһәрдәшләребез һәм аның кунаклары күңелләренә хуш килгән чараларда катнашты, төрле чыгыш ясаучыларны тамаша кылды, рухи азык туплады, рәхәтләнеп ял итте. Юбилейны үткәрүгә әзерлек күптәннән һәм нигезле алып барылды. Тырыш хезмәт бушка китмәде: бәйрәм тамашалы, истә калырлык һәм якты булды.

Таңсылу САНИЕВА

Балалар иҗаты үзәге каршындагы мәйданда иртәдән үк бәйрәм ярминкәсе үз эшен башлады. Иртәнге сәгать сигездән мәйдан шау-гөр килеп тора иде. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үстерелгән уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу гына түгел, халыкка уңышлы сатарга да кирәк шул. Биредә азнакайлылар үзләре өчен кирәкле продуктларны арадашчысыз, турыдан-туры җитештерүчедән сатып алды.

Авыл җирлекләре, хуҗалык коллективлары, шәхси кешеләр үзләре җитештергән продукцияне, үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне тәкъдим итте. Иткә ихтыяҗ аеруча зур булды. Салкын яңгырга карамастан, аны озын-озын чиратлар торып алды шәһәр халкы.
Шәһәр мәдәният йорты алдында оештырылган чәчәкләр күргәзмәсен бәйрәм кунаклары кызыксынып күзәтте. Биредә көзге байлыклар - җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясалган әкият геройлары һәм башкалар тәкъдим ителде. Торак-милек ширкәтләре, мәктәп-балалар бакчалары коллективлары, ветераннар җәмгыяте һ.б. күргәзмәдә бик актив катнашты.

"Ачык һавадагы музей" уникалә күргәзмәсе беркемнең дә игътибарыннан читтә калмады. Зур фотосурәтләрдә өлкән буын үзен таныды, үткән елларны сагынып, хатирәләрен барлады.

Соңыннан бөтен игътибар "Юбилейный" стадионындагы төп сәхнәгә юнәлдерелде. Беренчеләрдән булып мәйданда тамашачылар хезмәт алдынгыларын, шәһәр, район уңганнарын сәламләде.

Колоннаны ретро-машиналар ачканнан соң бәйрәм түренә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан мул уңыш җыеп алуга ирешкән "Мөстәкыймов ис.", "Кәримов", "Тукай" хуҗалыклары, "Марс", "Азнакай АФ" җәмгыятьләре уңганнары үтте. Парадны "Азнакайнефть" идарәлеге, районның башка предприятие-оешма хезмәткәрләре дәвам итте. Бу көнне шәһәребездә беренче тапкыр кәләш­ләр парады оештырылды. Туй күлмәге кигән кызларга хәтта көзге яңгырлы көн дә комачауламады. Алардан соң мәйданны бизәп, берсеннән-берсе кызык һәм оригиналь бала арбалары тарткан гаиләләр үтте. Тамашачылар шулай ук беренче сыйныфка баручы укучыларны, шәһәр, район үсешенә үзләренең лаеклы өлешен керткән хөрмәтле ветераннарыбызны, күренекле кешеләрне, шәһәрнең уңган, тырыш эшчәннәрен, спортчыларны һәм башкаларны тәбрикләде.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше районыбыз үзешчәннәре тарафыннан оештырылган театральләшкән күренеш белән башланып китте. Әлеге тамашада тарихи мизгелләр, районыбыздагы төрле милләт вәкилләре дуслыгы, көнкүрешебез чагылыш тапты. "Җанашым" татар фольклор ансамбле, бию коллективлары, үзешчән артистлар һ.б. бәйрәм кәефен бүләк итте.

Чарага килгән һәм сагынып, ашкынып туган ягына кайткан кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин сәламләде һәм хезмәт казанышларыбыз, райондагы яңалыклар белән таныштырып китте. "Туган ягыбыз үсеше, аның чәчәк атуы хакына куйган игелекле хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм рухи күтәренкелек телим!" - диде ул котлау сүзләрендә.

Татарстан Президенты исеменнән азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Логинов тәбрикләде. Тантана барышында шулай ук "Татнефть" ААҖ профком җитәкчесе Гомәр Яруллин, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов чыгыш ясады.

Хезмәт безнең иң зур байлыгыбыз. Шуңа да бүгенге Республика, шәһәр бәйрәмендә беренче чиратта хезмәт, җир кешесенә мәдхия җырланды.

Шәһәрнең 5нче мәктәбенең рус теле укытучысы, Россия һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурслар җиңүчесе,"Россянең күренекле кешеләре китабына" кергән Валентина Петряновага "Гомуми белем бирүдә РФнең мактаулы хезмәткәре" исеме бирелде. Азнакай Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, уен кораллары оркестры җитәкчесе Альбина Сәләхова Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.

ТР Дәүләт Советының Мактау грамоталары, Азнакай муниципаль районы башлыгы Мактау хатлары, Почет грамоталары,күкрәк билгеләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, төзүчеләр, укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләренә тапшырылды. Алар арасында шулай ук урындагы сәнәгать, транспорт һәм элемтә, социаль өлкә алдынгылары һ.б. бик күпләр бар иде. Районыбызның уңганнары Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының Почет грамоталарына да лаек булды. Эшчәннәрне "Иң яхшы ишегалды", "Иң яхшы җыештыручы", "Иң яхшы энергетик" һ.б. бик күп номинацияләрдә билгеләп үттеләр.

Җыелган халык алдында Республика һәм шәһәр көннәрендә мондый бүләкләрне тапшыру инде бер матур традициягә әверелде ди­сәк тә була. Бу хәл исә бүләкләнүчеләр өчен дә, киләчәктә шәһәр һәм районыбыз данын күтәрүдә тырышып эшләүчеләр өчен дә ныклы этәргеч булып тора.

Рәсми өлештән соң халык татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Хәния Фәрхи чыгышларын тамаша кылды. Республика һәм шәһәр көнендә халык менә шулай бергәләп, рәхәтләнеп ял итте.

"Юбилейный" стадионында бәйрәм кайтавазы кичке сәгать тугызда атылган фейерверктан соң да дәвам итте. Һавага юл алган төсле утларның һәрберсен "Ур-ра!" кычкырып, кулларны югары чөеп озатты Азнакай халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан!