Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт хакының минималь күләме артты

Социаль-икътисади сәясәтне тормышка ашыруда өстенлекле юнәлеш булып халыкның тормыш дәрәҗәсен, шул исәптән төп керем чыганагы булган хезмәт хакын арттыру тора. Хезмәткә түләүне арттыруның төп инструменты - минималь гарантияләрне күбәйтү. 2013 елның 2 декабрендә кабул ителгән "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон нигезендә...

Социаль-икътисади сәясәтне тормышка ашыруда өстенлекле юнәлеш булып халыкның тормыш дәрәҗәсен, шул исәптән төп керем чыганагы булган хезмәт хакын арттыру тора.


Хезмәткә түләүне арттыруның төп инструменты - минималь гарантияләрне күбәйтү.


2013 елның 2 декабрендә кабул ителгән "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан Россия территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 5554 сум итеп билгеләнде.


Шуның белән бергә, Россия Федерациясе субъектларына РФ Хезмәт Кодексы нигезендә хезмәткәрләр өчен минималь хезмәт хакын федераль дәрәҗәдән артыграк итеп билгеләү хокукы бирелә. Шунсын да әйтергә кирәк, монда минималь хезмәт хакының арттырылган күләме социаль партнерлык кысаларында төзелә торган төбәк килешүе нигезендә билгеләнергә тиеш.

Әлеге хокукны тормышка ашыру тәртибе нигезендә республика профсоюзлар Федерациясе, эш бирүчеләрнең Координацион советы һәм Министрлар Кабинеты тарафыннан минималь хезмәт хакы турында 2014 елның 13 августында килешү төзелеп, ул яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерелде диярлек. Хәзер икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында иң түбән хезмәт хакы аена 6420 сумнан да ким булмаска тиеш. Яшәү минимумы быелның беренче кварталында Татарстанда бер кешегә 7060 сум итеп билгеләнгән иде.


Татарстан Республикасында яшәүче, икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче, бу чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт бурычларын тулысынча үтәгән хезмәткәрнең 2014 елның 13 августыннан айлык хезмәт хакы 6420 сумнан ким булмаска тиеш.


Республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен минималь хезмәт хакы 2000 елның 19 июнендә кабул ителгән "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы 82нче Федераль закон нигезендә, ягъни 5554 сум күләмендә билгеләнә.


Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турындагы килешү белән mtsz.tatarstan.ru сайтыннан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт хакының минималь күләме артты