Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәерле сәгатьтә!

16 апрель көнне "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативы районда гына түгел, республика күләмендә дә беренчеләр рәтендә, иртә культуралар чәчүгә кереште. - Язның һәр минуты кадерле. Шуңа да җир өлгерә башлау белән арпа өчен хәзерләнгән басуны тырмалап чыктык һәм бүген элиталы "Тимерхан" орлыгын чәчүгә керештек. Бу эшкә алты берәмлек махсус техника җәлеп...

16 апрель көнне "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативы районда гына түгел, республика күләмендә дә беренчеләр рәтендә, иртә культуралар чәчүгә кереште.

- Язның һәр минуты кадерле. Шуңа да җир өлгерә башлау белән арпа өчен хәзерләнгән басуны тырмалап чыктык һәм бүген элиталы "Тимерхан" орлыгын чәчүгә керештек. Бу эшкә алты берәмлек махсус техника җәлеп ителде. Аларда механизаторлар Флюр Җиһангиров, Илһам Хәсәншин, Флюр Кәлимуллин, Рафаэль Шәрипов, Фәрхәт Корбанов, Нияз Мотыйгуллин, чәчүчеләр Илгизәр Әхмәтов, Марат Баһаветдинов, Фердинанд Ишмиев, Радик Степанов һәм Владимир Гурьянов эшли. Чәчү технологиясен белеп, җиренә җиткереп башкара егетләр. 150 гектарлык мәйданда арпа чәчүне ике көндә төгәлләп чыгачакбыз, - ди кооператив рәисе Наил Мотыйгуллин.

Язгы чәчү эшләре барышын карарга килгән район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре һәм агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән биредә үк оператив киңәшмә үткәрде.

- Табигать шартларын алдан төгәл генә әйтеп булмый. Ул көне-сәгате белән үзгәрергә мөмкин. Шуңа да җирләрнең тулысынча җитешкәнен көтеп ятырга ярамый. Кайсы басу өлгерә - шунда эшне башларга кирәк. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, быел иртә чәчкән хуҗалыклар гына отачак, - диде Марсель Зөфәр улы.

...Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, 17 апрельгә районда 1302 гектар мәйданда күпьеллык үлән, 325 гектарда уҗым культуралары тукландырылган, 2587 гектарда күпьеллык үлән басуы, 523 гектарда сөрелгән һәм пар җире тырмаланган. Бу эшләр кичә тагын да киңрәк колач алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев