Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәбәрсез югалган якташларыбызны барлыйбыз

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең менә 71 еллыгын каршы алабыз. Сугыш уты күптән тынса да, аның яралары һаман да һәр гаиләнең йөрәгендә төзәлми саклана. Кара кайгы кәгазен алганнар бер көенсә, хәбәрсез югалган ирләрен, улларын дистә еллар буе көтеп, күпме хатыннарның, аналарның чәче агарган. Районыбызда хәбәрсез югалган солдатларның саны 10 меңгә җитә....

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең менә 71 еллыгын каршы алабыз. Сугыш уты күптән тынса да, аның яралары һаман да һәр гаиләнең йөрәгендә төзәлми саклана. Кара кайгы кәгазен алганнар бер көенсә, хәбәрсез югалган ирләрен, улларын дистә еллар буе көтеп, күпме хатыннарның, аналарның чәче агарган. Районыбызда хәбәрсез югалган солдатларның саны 10 меңгә җитә. Аларны барлау максатларында махсус штаб төзелде. Сугышта хәбәрсез югалган туганнарыгыз, якыннарыгыз хакында мәгълуматлар белән район һәм шәһәр ветераннар советына (тел. 7-10-55), Яшьләр үзәгенә (тел.7-22-73), район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевка (тел. 7-22-74) мөрәҗәгать итә аласыз.

Соңгы айларда эзләнү отрядлары тарафыннан хәбәрсез югалган ун якташыбызның җәсәдлары табылган. Май аенда республика районнары буенча чираттагы Хәтер маршы старт ала. Җиңү көне алдыннан бу солдатларның документлары туганнарына тантаналы төстә тапшырылачак. Әлеге исемлектән үз якыннарыгызны, танышларыгызны тапсагыз, кичемәстән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевка хәбәр итүегез сорала.

Менә алар, табылган якташларыбыз:

Шакиров Григорий Закир улы - Тымытык авылы, лейтенант, взвод командиры;

Исмәгыйлов Касыйм Газиз улы, Чалпы авылы (Шалкай) лейтенант, СУ-76 командиры;

Нәҗметдинов Миннехан, Стәрле авылы, краснормеец;

Присяжнюк Сергей Михайлович, Сәпәй авылы, лейтенант;

Садыйков Гайнулла, Карамалы авылы, краснормеец;

Тимофеев Михаил Данилович, Чемодурово авылы, краснормеец;

Хәйретдинов Шәмсемөхәммәт, Сәпәй авылы, краснормеец;

Харисов Салих Харис улы, Урсай авылы, краснормеец;

Хәсәнов Хәмит (Хәсиб) Миннегалим улы, Митрәй авылы, краснормеец;

Дәбихуллин Шакир, Шикай авылы, краснормеец;

Паймуллин Жаливай (Миннебай), Әлмәт районы, Суркино авылы, өлкән сержант.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәбәрсез югалган якташларыбызны барлыйбыз