Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәбир Иштирәков: «Азнакай ветераннары эшчәнлеге республикага өлге»

Көзге һәм язгы кыр эшләре чорында авыл хезмәтчәннәренә ярдәм оештыру, мәктәпләрдә әхлакый-патриотик чаралар үткәрү, районда уздырылган һәртөрле очрашулар, бәйрәмнәрдә катнашу, яшьләрне хәрби хезмәткә озату - болар районыбыз өлкәннәре тарафыннан башкарылганнарның беразы гына. Ә инде Бөек Җиңүнең 70 еллыгына алар алып барылган әзерлек республика күләмендә үрнәк итеп куелды, бу бәйгедә Азнакай...

Көзге һәм язгы кыр эшләре чорында авыл хезмәтчәннәренә ярдәм оештыру, мәктәпләрдә әхлакый-патриотик чаралар үткәрү, районда уздырылган һәртөрле очрашулар, бәйрәмнәрдә катнашу, яшьләрне хәрби хезмәткә озату - болар районыбыз өлкәннәре тарафыннан башкарылганнарның беразы гына. Ә инде Бөек Җиңүнең 70 еллыгына алар алып барылган әзерлек республика күләмендә үрнәк итеп куелды, бу бәйгедә Азнакай ветераннар советы җиңү яулады.

Узган җомгада муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы конференциясендә дә бу эшләрнең барсына да тукталу мөмкин хәл түгел иде. 5 еллык эшчәнлегенә хисап тотканда совет рәисе Миргасим Кәримов аларның иң мөһимнәрен генә барлап узды.

-Безнең өчен һәр кеше кадерле, ә инде сугышны кичергән, илгә Җиңү яулаган ветераннарыбыз бигрәк тә, - диде ул чыгышында. - Аларны гаилә бәйрәмнәре, туган көннәре белән өйләренә барып котлыйбыз. Сырхауханәдә ятучыларның хәлен белешеп торабыз, ялгыз яшәүчеләрне мунча кертүләр оештырабыз, көнкүрешләрендә ярдәм итәбез. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара, соңгы юлга кадер-хөрмәт белән озатуны да үзебезнең изге бурыч итеп тоябыз...

Ветераннар оешмасы җитәкчесе бу чараларны оештыруда башлап йөргән президиум әгъзалары Илүзә Миргасимова, Нил Төхбәтуллин, Нурулла Гобәйдуллин, Вәсилә Яркәева, Мисбах Мәсәлимов хезмәтен аеруча ассызыклады. Үз оешмалары ветераннары белән эшләүгә намус белән караган, зур тырышлык куйган рәисләрнең исемнәрен атады (ә алар шактый). "Халык контроле" составында сыйфат инспекторлары вазифасы йөкләнгән элеккеге хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләренең хәзер дә бу өлкәне үстерүдә өлеше бәһасез. Менә 4 ел инде алар кыр эшләре сыйфатын күтәрүдә авыл хезмәтчәннәре, җитәкчеләре белән бергә янып-көеп йөри. Быелның август аенда районыбызга эш визиты белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ветераннар советының бу эшчәнлеген республиканың авыл хуҗалыгы гына түгел, сәнәгать өлкәсенә дә өлге итеп куярга кирәклеген әйткән иде.

40 ел элек нигез салынган ветераннар оешмасының районның социаль-икътисади үсешенә, яшь буынны тәрбияләүдә бүгенге көндә керткән саллы өлешен бәян итеп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин өлкәннәребезгә ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Конференция эшендә ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, күрше районнарның ветераннар советлары рәисләре дә катнашты.

Азнакайлыларның эш тәҗрибәсе республикада һәр яклап үрнәк итеп куела. Ветераннар оешмасы әйдәп баручыларның берсе, - диде совет эшчәнлегенә, ветераннарның активлыгына олы бәя биреп Хәбир Иштирәков.

Конференциядә ветераннар советының яңа составы сайланды. Миргасим Кәримовны бертавыштан кабаттан рәис итеп куйдылар. Алда - тагын да зурырак эшләр көткән 5 ел. Аның һәр елы әлегәчә булган кебек шулай дәрт-дәрман тоеп, күңелле вакыйгалар кичереп, тавык та чүпләп бетермәслек көндәлек эшләр, алардан канәгатьлек хисләре генә кичереп, уңышлы узсын!

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәбир Иштирәков: «Азнакай ветераннары эшчәнлеге республикага өлге»